Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Хәләлдән акча эшләмибез”

Башкалабызда X бөтенроссия татар дин әһелләре җыены бара. Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашып, милләтебез, өммәтебез алдында торган җитди мәсьәләләргә мөнәсәбәтен сораштык.

– Соңгы елларда илебездә хәләл җитештерүгә игътибар артты. Тик менә күптән түгел генә республикабызда уздырылган “Хәләл-экспо” бөтенроссия күргәзмәсен караган Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре, хәләл ризык җитештерү өлкәсендә республикабыз әллә ни алдыра алмый әле, дип белдерде. Сезнеңчә, моның сәбәбе нәрсәдә икән? 

 

– Татарстан – хәләл өлкәсендә эшләүчеләрдән иң алга киткән төбәкләрдән. Миңа калса, сүзне республика турында түгел, дөнья күләмендәге хәләл мәйданда илебезнең тоткан урыны турында алып барырга кирәк. Хәләл индустрияне үстерүдә Диния нәзарәтенең, гомумән, Татарстанның бай тәҗрибәсе бар. Мәсәлән, мөфтият илдә беренче булып Росстандартта “Хәләл системасы (Halal) – продукцияне һәм хезмәтләрне Ислам кануннарына туры китереп ирекле сертификацияләү системасы”н теркәде. Диния нәзарәтебез илдә иң ышанычлы сертификацияләүче оешма саналган Хәләл стандарты комитетын булдырды. Ул башкалардан таләпчәнлеге һәм намуслы эш ысуллары белән аерылып тора.   

 

Хәзерге вакытта комитетның сертификацияләнгән предприятиеләре исемлегендә йөздән артык оешма бар. Былтыр алар барысы да республика Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, “Тест-Татарстан” стандартлаштыру үзәге вәкилләре тарафыннан үткәрелгән тикшерүне уңышлы узды. Ягъни бәйсез тикшеренүләр нәзарәттә сертификация узган оешмаларның продукциясен хәләл стандартларына тулысынча туры килә дип тапты.  

 

Мөфтиятебез Россия Ислам институты каршында Хәләл продукциясе һәм хезмәтләрен стандартлаштыру буенча Техник комитет ачып җибәрде. 2020 елга кадәр Техкомитет Россиядә куллану өчен хәләл буенча 15 гомумфедераль стандарт эшләп чыгарачак. Никадәр  генә сәер булса да, болар моңарчы юк иде. Икенче сүз белән әйткәндә, индустриянең үсеше турында сүз алып барганчы, баштан аңа нигез (!) салырга кирәк. Бүгенге көндә Россиядә ике дистәләп хәләл комитеты эшли, аларның һәрберсе җитештерүчеләрне үзләре эшләгән стандарт буенча бәяли. Безнең илдә хәләл продукция җитештерү ирекле сертификацияләү системасы аша башкарыла. Башкача әйткәндә, бу базар бүген дәүләт тарафыннан җайга салынмаган. Россиядә эшмәкәрлек рөхсәт ителгәч, “кыргый капитализм” дигән гыйбарә пәйда булды. Менә хәзерге хәләл индустриясе дә шундыйрак халәттә. Хәләл индустриясе алга китсен өчен, иң беренче чиратта гомумроссия һәм дөнья күләмендә таныла алырдай стандартлар эшләп чыгарырга кирәк. Иншаллаһ, аларны эшләрбез.  

 

Шунысы да бар: хәләл индустриясенең алга китеше юк дигәндә, күбесе  Россия җитештерүчеләренең экспортка чыгу-чыкмавын күздә тота. Әмма илебез предприятиеләренең күбесе халыкара мәйданга чыгарга җыенганда  бездә җитештергән продукциянең бәясе шактый кыйммәт булуы ачыклана. Диния нәзарәтенең төп максаты – гади кулланучыларга, мөселманнарга ашарга яраклы азык-төлекнең сыйфатын тикшерү. Без иң беренче чиратта кулланучы мәнфәгатьләрендә эшлибез! Хәләл өлкәсендә акча эшләмибез һәм эшләргә җыенмыйбыз.   

 

– Мәчетләребездә алты айлык татар теле курслары тәмамланды. Дин нигезләрен, телебез нечкәлекләрен өйрәтә торган бу гамәлне бик күпләр уңышлы дип тапты. Россия төбәкләрендәге татар мәчетләрендә дә бу тәҗрибәне  киң куллана башларга вакыт түгелме икән? Гомумән, җыенда нинди проблемалар күтәрергә уйлыйсыз? 

 

– Бу тәҗрибә кайсыбер төбәкләрдә кулланыла башлады инде. Без үзебезнең тәҗрибә белән уртаклашырга әзер: программалар, махсус дәреслек тә әзерләнде. Рәхим итеп, куллансыннар! Без аларны акча эшләр өчен түгел, Аллаһ ризалыгы өчен,  милләт хакына эшләдек. Татар теле курслары – ул бер генә хезмәт. Мөфтият татар мәктәпләре ачу тәҗрибәсенә дә ия (Әлмәттә – “Нур” мәктәбе, Балтачта –  малайлар өчен “Ярдәм” пансионаты). Актив нәшрият эшчәнлеген алып бара: 2018 елда барлыгы 53 исемдәге китап дөнья күрде, татар телендә массакүләм мәгълүмат чаралары чыгара, социаль челтәрләрдә эшли. Быел, татар-мөселман мәдәниятен саклап калу максатында, гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында нигезләмә эшләдек. Бу бит гади генә документ түгел –  татар гореф-гадәтләрен саклап калу механизмы!  

 

Дини оешмалар үз эшчәнлеген дин белән генә чикләргә тиеш түгел. Хәзер кеше мәчеткә намаз уку өчен генә килми. Мөселманнар монда гыйлем өйрәнергә, башкалар белән аралашу өчен дә килә. Мәчетләребезнең күбесендә, балалар өчен дисеңме, өлкәннәр өченме, төрле чаралар уздырыла. Хәтта татар телен өйрәтү дә мәчетләрдә башкарыла! Мәктәп укучыларының ялларын оештыру, хәйриячелек, ифтарлар, очрашулар, яшьләр өчен бәхәс клублары, имамнар җыелышлары – болар барысы да мәчетләрдә уздырыла. Халыкны әхлакый тәрбияләү, үз ихтыярлары белән динебезгә тарту да аларга йөкләнгән. Ягъни мәчет ул – намаз уку урыны гына түгел, әхлак тәрбиясе бирү үзәге дә. Менә шушы зур максатларны күздә тотып эшләргә чакырам мин бүгенге имамнарны. Халык дин әһелләреннән, дога кылудан кала, күп кенә башка гамәлләр дә көтә.  

 

– Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты соңгы вакытта, җиң сызганып, татар милләтен саклап калу һәм үстерү стратегиясен эшләү белән мәшгуль. Шул ук вакытта күп кенә дин әһелләребез, языла торган стратегиядә ислам диненә бик аз урын бирелгән, диләр. Традицион динебезне ныгыту, киңрәк җәелдерү өчен алга таба ниләр эшләргә икән? 

 

– Бүгенге көндә татарларны бары тик туган тел тирәсендә генә берләштерү мөмкин түгел, чөнки милләттә татар телен белү һәм куллану даирәсе бик тар. Моннан тыш, татар теленең кайбер диалектлары бер-берсеннән шактый нык аерыла. Әмма ислам чит төбәкләрдә һәм чит илләрдә яшәүче татар гаиләләрендә сакланган. Димәк, ислам  татар халкын берләштерүдә бик зур көчкә ия. Үз чиратында туган телгә, Ватанга һәм милләткә мәхәббәтне ислам аша формалаштырырга мөмкин.       

 

Шул ук вакытта Россиянең күпчелек мөфтиләре һәм имамнары – татар милләтеннән һәм алар күп кенә төбәкләрдә милли автономияләрне җитәкли. Мәчетләр әлеге оешмаларның эш урыннары, татарларны туплап-җыеп торучы үзәкләр дә булып тора.  

 

Атаклы галим Мөхәммәд Морад Рәмзи “Тәлфикъ әл-әхбар вә тәлких әл-асар фи вәкаигъ Казан вә Болгар ва мөлүкәт-татар” (1908) хезмәтендә: “Татарлар һәрвакыт сөнниләр, мәсләктә матуридилар һәм гамәл кылуда хәнәфиләр булган”, – дип язган. 

 

Стратегиянең эскизы киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителүгә, ул Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте президиумы әгъзалары тарафыннан да җентекләп өйрәнелде һәм тәкъдимнәребез Милли Шурага җиткерелде. Без аңа битараф кала алмыйбыз, чөнки 2017 елда, милли мәгариф мәсьәләсе кискен итеп куелган чакта, Диния нәзарәте татар милли үзаңын һәм үзенчәлекләребезне саклап калу миссиясен үз өстенә кабул итте. Мәгариф, мәдәният, мәгълүмати мохит булдыру һәм традицияләрне торгызу өлкәләрендә (болар стратегия проектында калку күрсәтелә) эш оештыруда мөфтиятнең шактый зур тәҗрибәсе бар. Стратегиянең кайбер өлешләрен “Ислам һәм татар дөньясы” концепциясенә (аны Диния нәзарәте белән Бөтендөнья Татар конгрессы бергәләп эшләде), “Россия мөселманнарының социаль доктринасы”на нигезләнеп язарга мөмкин. Нигә аларны кулланмаска? Алар бит – “яши” торган, һәрдаим файдалана торган документлар.

 
– Башкалабызның Авиатөзелеш районында мәчет салу эше һаман кичектерелә. Моның сәбәбе нәрсәдә икән: шул тирәдә яшәүче халыкны котыртучылар бармы, әллә инде дин әһелләребез ул җирдә мәчеткә ихтыяҗ барлыгын аңлатып бетерә алмыймы?

 

 – Беренчедән, күпмилләтле илдә һәм республикада яшәгәнлегебезне онытырга ярамый. Бездә бер-беребезнең гореф-гадәтләрен һәм йолаларын хөрмәт итү кабул ителгән. Икенчедән, мәчет төзелеше җәмгыятьтә низаг     китереп чыгарырга тиеш түгел, мәчет салу  куаныч китерергә тиеш, ул бит – Аллаһ йорты. Шуңа күрә мондый очракларда һәр якны да канәгатьләндерерлек ниндидер бер уртаклык табарга кирәк. Минем күңелне икенче әйбер борчый. Әлеге мәчеткә каршы чыгучылар – чит диндәге кешеләр түгел, ә күңелләрендә иман булмаган кешеләр. Мәчетләргә һәм дингә ничек каршы чыгарга мөмкин?! Киресенчә, хәзерге җәмгыятьнең рухи ярлылыгына каршы көрәшергә кирәк! Әхлаксызлык, дорфалык, үзеңне генә кайгырту, файда һәм табыш артыннан чабу, әдәпсезлек – болар барысы да дин һәм гомумкешелек кыйммәтләрен югалту нәтиҗәсе. Мин ихластан шуңа ышанам: Коръәндә җәмгыятебездә килеп чыккан бөтен сорауларга – җавап, бөтен җәмгыяви хасталыкларга дәва бар.  “Әт-Таляк” сүрәсенең 2-3 аятьләрендә болай диелә: “Кем дә кем Аллаһтан курыкса, Ул аңа (дөньяның шөбһәләреннән, үлемнең куркынычлыгыннан һәм Кыямәт көненең кыенлыкларыннан) бер чыгу (юлы) насыйп итә. Һич көтмәгән яктан аны ризыкландыра. Кем дә кем Аллаһка тәвәккәл кылса, ул Аңа җитә. Һичшиксез, Аллаһ һәрнәрсә өчен (ул әле бар булганчы) бер үлчәм куйган”. Аллаһка ышанып, Аның әмерләрен үтәп, Мөхәммәд пәйгамбәребез Сөннәтенә ияреп яшәгәндә, җәмгыятебез итагатьлерәк, әхлаклырак, миһербанлырак, гыйлемлерәк булыр иде.

 
– Казанның берничә дистә мең кеше сыйдырырлык җәмигъ мәчетен кайда саласылары ачыкланып бетмәдеме әле? 

 

– Казанда Җәмигъ мәчете булмавы үзен  күптән сиздерә. VII Республикакүләм ифтарга без быел берьюлы 15 мең кеше җыйдык. Әле күпме кардәшебез анда катнаша алмады! Кардәшләребез белән тыгыз сафларга басып, милли лидерларыбыз белән бергәләп гыйбадәт кылу урыны булдыруга менә нинди зарурлык бар – күрегез! Беркем дә кешене мәчеткә көчләп алып килми, исемлек буенча эш урыннарыннан да җибәрелеп җыелмый. Үз белдеге, үз ихтыяры белән Аллаһ сүзен ишетергә һәм вәгазь тыңларга килә кеше. Кардәшлек җепләрен шулай ныгыткан тагын нинди чара бар соң?! Мәчет бу уңайдан җәмгыятьтә бердәмлекне ныгыта торган бик зур җәмгыяви көчкә ия! Җәмигъ мәчетенең проекты да, төзеләчәк урыны да әлегә билгеле түгел. Әлбәттә, аның мәһабәт, таң калдырырлык архитектуралы булуы мөһим – анда бит гает вәгазьләре һәм намазлары укылачак, бәйрәм рухы сизелергә тиеш! Бинасын гаетләр арасында дини, гыйльми, фәнни, мәдәни чаралар өчен дә файдалану мөмкинлеген  күздә тотарга кирәктер, шәт.

Фото: http://www.vatantat.ru

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X