Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

“Мин Тукайның туганы!” – дип кычкырып йөрмим”

Танылган журналист Риман Гыйлемханов белән әңгәмә.

– Риман абый, сез – Тукайның ту­га­ны. Тукайның шәҗәрәсе бармы?

– Бар. Тукайның 100 еллыгына эшләнде ул. “Казан утлары”нда басылып чыкты. Әмма аннары аны тулыландыручы булмады. Мин үзем аннан соңгы буынны тупладым. Пермь өлкәсе, Барда районына барып кайттым. Тукайның бабасы Зиннәтулла ягыннан туганы Нәфыйк хәзрәт – Барда мәчете имамы. Ул үзенең туганнарын барлап китап чыгарган. Мин исә “Тукай туганнары” дигән китап әзерләп йөрим.

– Тукайның туганы икәне­гезне кайчан белдегез?

– Балачактан. Әни әйтте. Тукайның әтисе ягыннан туган без. Әни – өченче, мин дүртенче буын булып чыгам.

– Алла Пугачевадан: “Емельян Пугачевның канын сизәсезме?” – дип сорагач, ул: “Сизәм!” – дип җавап кайтарган иде. Тукайның рухы сездә сизеләме?

– Төрткеле сөйләшү бар инде... Ул сыйфат җиде буынга хәт­ле бара. Мин Тукайның туганы дип кычкырып йөрмим, үзең сораганга гына әйтәм.

– Кем ул милләтче?

– Милләт белән яшәгән, милләт өчен нәрсәдер эшләгән кеше. Кайберәүләр “әй, телебезне бетерделәр, фәлән иттеләр”, дип адрессыз гына акыл сатып, үзен күрсәтергә йөри. Андыйларны милләтче димим, аларга азрак акча бирсәң, уңайлык тудырсаң, милләтеңне оныта ул. Кешенең күңелендә булсын. Милләт рухы – яшәү рәвешем. Шушы рух эшләтә дә, яшәтә дә. 1973 елдан бирле татар журналистикасында мин.

 

– Бауман урамында “Йолдызлар аллеясы” бар. Әлфия Авзалова исеме җирдә ятарга тиешме?

– Миңа ул нәрсә башта ук ошамады. Чит илдә андый әйберләр бар, шуны безгә сукырларча кү­череп куйдылар. Шундый кешеләрнең истә­леге, рухы белән очрашмыйм дип анда барганым да юк, чөнки мин аны таптап йөрим.

– Тел беткәндә Тукай премиясен бирү кирәк­­ме, шатлыкмы бу?

– Премияләр кирәк дип уйлыйм. Телне ни­чә гасырлар буе бе­терәләр, бетми ул. Соңгы татар үлгәч бе­тәр, бәлки. Мин исән икән, татар теле ничек бетә алсын ул?.. Очрашуларда йөрибез, үзебезне миссионерлар кебек хис итәбез. Иң авыр вакытта татар зыялылары халыкка чыккан. Мифтахетдин Акмулла чана тартып китаплар таратып йөргән. Шунысы ошый – кеше белән ачыктан-ачык сөйләшәбез. Алар сорау бирә, без җавап бирәбез. Тел буенча да күп сорау бирәләр: “Нишлик инде?” – диләр.

– Ни дип җавап бирәсез?

– “Балаларыгыз, оныкларыгыз татарча беләме соң?” – дим. Кытайда радио, телевидение, татар мәктәпләре дә юк, ә гаиләдә телне саклыйлар бит!

– Тукай үзе исән булса, быел премияне кемгә бирер иде икән?

– Кем белгән... Иҗатта да үзеш­чәнлек хакимлек итә башлады бит. Лаеклылары юк икән, бирми тор, килеп чыксын. Бирсәң, иң лаеклы, бөтен халык белә торган кешегә бирергә кирәк. Кайвакытта миннән сорыйлар: “Кемнәргә бирделәр соң әле быел, нинди кеше соң ул?” – дип. Шул хәлгә төштек бит.

– Тукай премиясен алган кешене халык белми дә...

– Белми. Элек берне, икене би­рәләр иде. Инде коллективларга да бирәләр. Акчасына кызыгып сугышалар бугай хәзер.

 

– “Эчкәч әйбәт языла”, – дип әйтүче бер шагыйрь бар иде, моңа ни дисез?

– Икенче бер әдипне мисалга китеримме? Яшь вакытта тулай торакка Рабит Батулла килеп йөри иде. Аның шундый гадәте бар: татар шәкертләре белән милләт, иҗат турында сөйләшергә ярата. Ул башта марҗага өйләнгән иде бит. Әйткәне бар: “Бер ярты алам да кабып куям, шул вакытта илһам, башка төрле уйлар килә. Төне буе язам. Аракыны эчеп бетерәм. Иртә белән уянгач тегене укып карыйм –бернәрсәгә ярамый! Яңадан аек килеш язарга туры килә”, – дигән иде. Исерек килеш котырып хис кузгаладыр, әмма ул мантыйгыңны кырыйга гына алып кереп китәчәк.

– Комсомол чыннан да яшьләрне тәрбияләдеме?

– Тәрбияләде! Иң беренче – бер­гәлеккә өйрәткәндер дип уйлыйм. Ил гаме белән яшәргә өйрәттеләр. Хәзер “Яшь Гвардиячеләр” оештырып карыйлар, барып чыкмый. Элек ул тулы система булган: октябрят, пионер, комсомол, партия. Аларга кешенең ышанычы бар иде. Әти дә коммунист иде минем. 1973 елда, Азнакайда укыта башлагач, мине партиягә алмакчылар иде. “Әйдә, Риман, фин йорты бирәбез, шушы авылда кал укытырга. Район советына депутат итеп сайлыйбыз, партиягә кер”, – дигәч, әти белән киңәшләштем. “Улым, кермә, элекке коммунистлар бетте ул хәзер. Үзеңә үзең хуҗа булып яшә”, – диде. “Безнең чор коммунистлары хәзер юк”, – дип әйтә иде ул. Сугышка да иң беренче коммунистлар кергән бит. Безнең илдә башта җимереп ташлыйлар, аннары яңадан төзергә тотыналар. Тагын җимерәләр, тагын төзи башлыйлар. Шуңа күрә мантый алмыйбыз. Цивилизацияле илләрдән 60-70 елга артта калып барабыз.

– Равил Фәйзуллин бер шигырендә: “Килә елыйсы кайчакта, килә өзгә­ләнәсе”, – дип язган. Кайчан елыйсыгыз килә?

– Кайвакыт мультфильм караганда да елыйсы килә. Күңел бик нечкә минем, кырыс булырга тырышам гына. Бәлкем шулай тиештер дә ул. Читтә, кеше күрмәгәндә елыйм. Кеше алдында кыенсынам.

– Соңгы вакытта ник еладыгыз?

– Мәрхүм туганнарымны, әти-әниләрне искә төшереп. Ә болай мин гел җырлап йөрим. Тавышымны ишетүгә эштәгеләр: “Риман абый килде”, – диләр. Эштән кайтканда җырла­мыйм, киткәнемне белмәсеннәр әле, дим. Берзаман фойеда Габ­делбәр Ризванов штаттан тыш хәбәрчебез белән сөйләшеп тора. Болар белән исәнләштем дә һәрвакыттагыча үз бүлмәмә җырлап китеп бардым. Штаттан тыш хәбәрче әйтә икән: “Ничәнче мәртәбә киләм монда, бу абый гел исерек була”, – дип. Габделбәр дә шаяртырга ярата: “Юк, исерек түгел ул, аның справкасы бар”, – дигән. Шулай шаярышып-көлешеп яшибез инде редакциядә.

– Сәламәтлек ни хәлдә?

– Әле менә күз белән проб­лема – өченче дәрәҗә катаракта. “Хрусталикны алыштыр”, – ди­деләр. Гомер буе язу эшендә бит мин. Хрус­таликлар кыйммәт икән, берсе 80 мең сум тора, чит илнеке. 20 ел гарантия.

– Ул акчаны каян тапмакчы буласыз?

– Белмим әле. Чиратка басып көтим микән әллә дигән идем.

– Спонсорларыгыз бармы соң?

– Кешедән сораганым юк. Үзләре бирсәләр бирәләр.

– Кытайга барганда биргәннәр ич...

– Анда без конкрет эш өчен дип рәсми хатлар яздык.

Төп фото: https://azatliq.org

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Саф татар ижад кешесе саламатлек телик Ана.