Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

Мөнир белән Ландыш җәй көне дә бергә!

Татар эстрадасының күп артистлары җәй – ял вакыты дип, кем бакчасында, кем диңгездә ял иткәндә, җырчы Мөнир Рахмаев, Ландыш Нигъмәтҗанованы иярткән дә, Пермь төбәгенә «Әпипә-шоу» белән гастрольләргә чыгып киткән. Телефоннан алар белән элемтәгә кердек.

– Мөнир, мондый эсседә гастрольдә йөрүе авыр түгелме?
– Татарстан, Башкортстан районнарын айкап чыктык та алга – Пермьгә киттек әле менә. Киләчәктә Себерне яуларга исәп. Ниятебез чынга ашыр дип уйлыйм, чөнки «Әпипә-шоу» гөрләп бара! Ул — 2012 елда ук башланган проект. Беренче мәртәбә УНИКСта концерт куйдык. Аннары, бераз туктап торгач, яңартырга булдык. Хәзер «сольный» концертларга халык аз йөри, аңа тамаша, шоу кирәк. Безнең концертлар исә нәкъ шундый, аншлаг белән уза. Ландышны да, мине дә халык яхшы белә. Төркемебездә тагын тавыш операторы, ике биюче кыз. Җырлыйбыз, биибез, уеннар уйнатабыз, ахырдан бергә фотога төшәбез. Анда инде су буе чират җыела. Мондый концертны берәүнең дә куйганы юк әле. Әйткәнемчә, бик «мощно» уза! Ике сәгать ярым мәдәният йортын «дер» селкетәбез.

– Килгән һәркемгә бүләк вәгъдә итәсез. Бүләк алгач, төркемдәге кешеләргә, аренда түләгәч, үзеңә файда каламы?
– Теләсә нинди бизнес чыгымнарсыз бармый. Ләкин бу күңелле чыгым, бүләк ясарга яратабыз, календарь ише вак-төяк, балаларга тәм-томнар өләшәбез. Һәркемне өйләренә майлап озатабыз. Иң-иң актив кеше төп приз – «Әпипә-шоу – 2018» дигән язулы эшләпә.

– Кайда Мөнир шунда эшләпә инде алайса?
– Ул бүләк итәргә дип махсус сатып алынган эшләпәләр.

– Үзеңнең коллекциядә ничә эшләпә бар?
– 116.

– Алар кайда саклана?
– Махсус шкаф ясатым. Җыештыручы килгәндә, тузаннарын сөртә, көя ашамасын өчен махсус спрей белән эшкәртә. Алла боерса, ул эшләпәләр миңа кирәк булачак әле.

– Модасы чыга ич инде аларның…
– Олыгайгач, эстрададан киткәч, ул эшләпәләрдән күргәзмә, йә аукцион уздырачакмын.

– Иң кыйммәтлесе ничә сум тора?
– 24 мең. Кибеткә кергәч эшләпә күрәм һәм ошый икән, киеп карыйм да алам. Бәясе мөһим түгел.

– Концертлар аншлаг белән уза, дисең. Ландыш белән икегезнең энергетикагыз шулай туры килүнең нинди хикмәте бармы?
– Ландыш та, мин дә матур, костюмнарыбыз башкаларныкын кабатламый, тамашачыны кыздыра беләбез. Без – бик «мощный» тандем, ярты сүздән бер-беребезне аңлыйбыз.

– Ландыш – өч бала анасы. Ерак төбәкләргә чыгып китәргә бу комачауламыймы?
– Бу сорауга мин җавап бирә алмыйм, үзеннән сорагыз. Ландыыыыш!…

Ландыш Нигъмәтҗанова:
– Мин бит 13 ел сәхнәдә. Бүген генә ничек авыр булсын?! Иҗат – эш. Без моңа ияләшкән.

– Татарстанда тамашачы җыю авырлашканда, чит төбәктә татар җырчыларын ничек кабул итәләр?
– Аллага шөкер, халык концертларга килә. Килмәсәләр йөрмәс идек. Мөнир белән мине зәңгәр экраннан гына түгел, чынбарлыкта күрү, тотып карау, аралашу өчен дә киләләр, сораулар яудыралар.

7

– Нинди сораулар бирәләр? Әллә яңа образың сорау уятамы?
– Иҗатны болай да күреп торалар бит, күбрәк шәхси тормыш белән кызыксыналар. Балаларны сорыйлар, гастрольләргә киткәндә кем белән кала, диләр. Андый сорауга «карар кеше бар» дип кенә җавап кайтарам. Чөнки хәзер өч бала үскән гаилә күп балалыга әйләнде. Бераз көлке дә тоела. Элек җиде-сигез бала булган. Әти-әниләре иртән чыгып киткән, бер-берсен караганнар, йорттагы бөтен эшне дә башкарганнар. Хәзер дә өйдә утырсаң, берәү дә китереп бирми. Гаилә өчен дип йөрисең инде. Гомумән, хатын-кыз бөтен нәрсәгә өлгерергә тиеш: гаиләсен карарга да, баласын, ирен тәрбияләргә дә, эшенә дә, үзенә дә…

– Бөтен халык диңгездә. Сез быел кайда ял иттегез?
– Иң шәп ял – авылда. Шәһәр кызы булсам да, авылда үскәч, әле дә теләп кайтам. Фәрит тә шулай. Балаларны Казанга алып килсәң, комда уйнап керәбез дә, калган вакытта телевизор каршында утыралар. Авылда исә аларга телевизор да, телефон-планшет та кирәкми, урамнан аерып булмый үзләрен. Күрше балалары белән уйныйлар. Кызыбыз күршеләргә кереп чәйләп чыгарга да җай таба… Мине чакыралар, телефонны Мөниргә бирәм, яме.

Мөнир белән сөйләшүне дәвам итәбез:

– Әйе, ниһаять биш елдан соң сигез көн Төркиядә шактый купшы кунакханәдә ял итеп кайттым.

– Ялдан соң хәлгә керергә тагын ял кирәк, диләр. Килешәсеңме?
– Мин эшсез утыра алмыйм, көн дә егәрдә: мәҗлесләр, туйлар, бәйрәмнәр һ.б. алып барам. Шуңа да миндә андый проблема юк.

– Эш дия-дия өйләнми калырсыңмы инде…
– Бөтен нәрсәнең үз вакыты! Юкка гына мин татар шоу-бизнесының энерджайзеры түгел бит. Яхшыларның иң яхшысы!!!

Фотолар vk.com челтәреннән алынды

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X