Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: "Китап укучылар азайган икән, көрсенергә кирәкми, ул кәгазьдән электрон форматка күчте"

“Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән әңгәмә.

– Нурулла хәзрәт, китап укыганыгыз бармы?

 

– Нинди китап?

 

– Матур әдәбият.

 

– Күптән укыганым юк.

 

– Ник?

 

– Вакыт җитми. Күбрәк дини китаплар укырга туры килә. Интернет, газеталардан язмалар, кыска хикәяләрне укып барам үзе. Роман, повестьларны күптән укыганым юк.

 

– Иң соңгы укыган китабыгыз кайчан булды?

 

– Биш еллап бар. Хәзрәтләргә матур әдәбиятны укырга кирәк. Сөйләм телен баету өчен, дөрес сөйләргә өйрәнергә кирәк.

 

– Алайса классикларны укырга кирәк: Әмирхан Еники, Гомәр Бәширов...

 

– Аларны күп укыдым. Гаяз Исхакыйның берничә китабы бар.

 

– Исхакыйның “Теләнче кызы” әсәре дин белән бәйле.

 

– Революциягә хәтле язылган әдәбият дин белән бәйле. Галимҗан Гыйльмановның “Албастылар” әсәре ошаган иде. Без аның белән ашта сөйләшеп утырдык.

 

– Албасты ул җенме-пәриме?

 

– Җен-пәри затыннан алар. Бу очракта албастылар сихерчеләр формасында әйтелгән.

 

– Сыерның сөтен савып эчәләр икән алар, бу дөрес әйберме соң?

 

– Андый әйберләр дә бар.

 

– Төн буе атны кыйныйлар, диләр.

 

– Бар, бар. Албастылар, йорт ияләре, бичура болар бөтенесе дә җен-пәри затлары. Җен дигән сүз бер затка кына кагылмый. “Кеше” дип әйтәләр икән, кытай да, негр да керә бит. “Җен” дигәч йорт иясе дә, албасты, гыйфрит тә керә. Шайтан да бит җен токымыннан.

 

– Китап укычылар бетәчәк, диләр. Компьютер үзе үк китап ич инде ул, анда да укырга кирәк. Принтер белән бастырып та ала аласың.

 

– Мин дә шулай уйлыйм. Кеше гомумән укымыйча тора алмый. Мәгълүмат алыр өчен барыбер нәрсәдер укырга кирәк. Китаптан, компьютер, электрон китаптан алырга мөмкинсең. Уку бетмәячәк. Китап укучылар азайган икән, көрсенергә кирәкми ул кәгазьдән электорн форматка күчте. Язучылар китапларын электрон форматка күчерергә мөмкиннәр. Китап укуның үз ләззәте бар, миңа китап уку күбрәк ошый. Күзгә дә җайлырак. Китап укырга кирәк. Илһам килгәндә шигырьләр дә язам, бәлки чыгарырмын да.

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X