Өметегез акландымы? (сораштыру)
Владимир Путин бу арада халык теленнән төшмәгән мәсьәләгә ачыклык кертте. Россия Президенты, пенсия реформасына карата фикерен белдереп, үз тәкъдимнәрен җиткерде. Аларның тормышка ашасына шик юк. Ил башлыгы аеруча хатын-кызларның һәм лаеклы ялга чыгу яшенә җиткән кешеләрнең күңелен күрергә тырышты, үзгәрешсез яшәп булмаячагын әйтте. Путин сүзен ишеткәч, өметегез акландымы?
Светлана ЗАХАРОВА, Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы тарафдарлары лидеры:
– Владимир Путинның мөрәҗәгате илдә яшәүчеләргә карата хөрмәт һәм пенсия системасындагы вәзгыять уңаеннан борчылу хисләре белән сугарылган. Әлеге мөрәҗәгать нигезле һәм җентекләп уйланылган. Безнең фикер алышу мәйданнарында һәм очрашуларда яңгыраган төп тәкъдимнәр исәпкә алынган. Моннан тыш, Президент илдә яшәүчеләрне социаль яклауның өстәмә чараларын да тәкъдим итте. Пенсия яшенә бәйле вариантлар, лаеклы ялга вакытыннан алда чыгу мөмкинлеге, шул исәптән күпбалалы әниләргә, яңа канун нигезендә пенсиягә чыгучыларга күчеш чоры, авылда яшәүчеләрнең айлык акчасын арттыру – болар барысы да бик мөһим. Алар канунда язылачак. Димәк, гарантияләнәчәк. Исегезгә төшерәбез: июль башыннан бирле “Бердәм Россия” партиясе төбәкләрдә пенсия системасына бәйле үзгәрешләр буенча 400дән артык очрашу үткәрде. Әлеге эштә 30 меңнән артык кеше катнашты. Очрашулар барышында бер мең ярымнан да күбрәк тәкъдим кабул ителде.
Гөлфия Галиева, пенсионер, Саба районы:
– Бу көннәрдә гел шул хакта гына уйлап йөрим. Күршеләр белән дә, балалар белән шуны гына сөйләшәбез. Пенсия яшен арттыруга башта ук каршы идем. Эшлисе килгәннәр эшләсен. Кеше олыгайган саен озаграк эшли, озаграк уйлый башлый. Шуңа да яшьләргә юл бирергә кирәк, алар эшләсен хәзер. Ә әби-бабайлар оныкларны тәрбияләсен. Ә болай әби дә, бабай да эштә, әти-әни вакытында өйгә кайтып җитә алмый. Исәпләп карасаң, элеккечә лаеклы ялга чыккан әби-бабай гына оныкларны карый, балаларына булыша ала иде. Алга таба болай эшләү авыррак булачак.
Шамил Әхмәтҗанов, Татарстанның халык артисты:
– Бернинди өметем дә акланмады. Дөрес, мин – пенсиядәге кеше. Әмма яшь буын өчен борчылам. Пенсия яшен элеккечә калдырырга иде. Ирләргә – 60, хатын-кызларга 55 яшь бик җиткән. Бу – халыкка пенсия түләмәс өчен эшләнгән эш. Яшьне арттырып, күпме акча янга кала бит. Без авылда 1941 елда туганннар 13 малай идек. Араларыннан бер мин генә исән калдым. Шуннан үзегез чамалагыз инде. Түрәләр безне чит илдәге кешеләр белән чагыштыра. Без социаль яктан аларны берничек тә куып тота алмыйбыз. Әле менә беркөнне укып утырдым. Голландиядә – 120 мең, Франциядә 80 мең сум пенсия түлиләр икән. Ә бездә 13 меңнән бераз артып китә. Кеше шул акчага ничек яшәсен соң? Сәламәтлеген кайгыртсынмы, ял итәргә барсынмы? Әйтик, кеше гомере озынайган, диләр. Моның белән дә килешмим. Юк сүз бу. Ирләребезнең күбесе 60 яшен тутыра алмыйча якты дөньядан китеп бара.
Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые:
– Пенсиягә бөтенләй кагылырга кирәкми иде, элеккеге яшь күрсәткече әйбәт кенә иде. Безнең нефть чыккан бай илдә пенсия белән бензин бәясе болай да кеше аңлый торган түгел. Пенсия күләме исә адәм көлкесе. Акылга сыймый бу! Аның яшен арттырасы юк, башта кешечә пенсия билгеләргә кирәк. Бер илдә дә мондый нәрсә юк. Моңарчы пенсия акчасы эшләгән кешегә өстәмә керем кебек кенә бара иде. Аннан кеше пенсиягә чыккач, әзрәк ял итеп, оныкларын карап, күпмедер дөнья күреп йөрсә әйбәт бит. Монда шуңа күрә аның күләмен арттыру – күбрәк акча бирү турында баш ватарга кирәк иде. Болай да халык лаеклы ялга чыга алмыйча күп үлә, инде бөтенләй чыгучы калмасын дип эшли торганнардыр.
Ләйсән Харисова, тәрбияче:
– Илле яшьтән узган тәрбиячеләргә болай да “бабуля” диләр инде. Кызык, тагын биш ел өстәсәләр, кем диярләр икән? Әби дигәнне ишетәсе килми шул әле. Балалар бит бик игътибарлы. Матур күлмәкне дә, яңа туфлине дә, үзенчәлекле итеп чәч ясатуыңны да бик тиз күреп ала. Бервакыт бер бала, миңа килеп: “Сез бик яшь, ә минем әни карт инде!” – диде. Ә бит мин аның әнисе белән бер яшьтә. “За выслугу лет” алыр өчен, тагын 8 ел бар әле. Ул вакытта миңа 51 яшь булачак. Ә 60 яшьтә энергиям җитәрме? Сабыйларны нәрсәгә өйрәтермен? Әлбәттә, борчыласың. Сәламәтлек бит көн саен өстәлеп тормый. Аллага тапшырдык инде.
Зөһрә Сәлахова, бухгалтер:
– Безнең эштә пенсия яшенә җитеп тә, эшкә йөрүчеләр шактый. Аларга карап, без дә шулай эшли алырбызмы, дип аптырый идек. Инде эшләргә туры киләчәк. Путинның да башка юлы юк иде. Пенсионерларга ничек түләмәк кирәк? Акчаны бит аны күбрәк бастырып кына арттырып булмый. Дөрес әйтте: барыбер арттырырга туры киләчәк иде пенсия яшен. Инде безнең буынга язган икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев