Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

Өй эшеннән баш тартыргамы?

Мәктәп укучыларына өйгә эш бирүдән туктарга вакыт. Аның кирәге юк. Күпчелек илләрдә шуңа баралар. Бу атнада Россия Дәүләт Думасының мәгариф һәм фән буенча комитеты рәисе урынбасары Борис Чернышев шундый тәкъдим белән чыкты. Аның фикеренчә, өй эшенә күмелгән укучыда дәрескә кызыксыну кими. Балалар урамда саф һавада күбрәк йөрсә, файдалырак булыр иде. Сез бу уңайдан нәрсә уйлыйсыз?

Рәфкать Шаһиев, Татарстан Язучылар бер­легенең Әлмәт бүлеге рәисе:

 
– Безнең ике балабыз бар. Берсе – студент, икенчесе тугызынчыга күчте. Өй эше би­рү-бирмәү хакында төрле фикер әйтәләр. Мин үзем бөтен­ләй үк бирмәү ягында түгел. Кайвакыт өй эше дәрестә үткән­нән авыррак була. Ата-анасы да белмәгәч, туганнарга, күр­шеләргә, таныш-бе­леш­ләргә мөрәҗәгать итәргә туры ки­лә. Шуңа күрә өй эше дәрестә үткәнне кабатлау, ныгыту гына булса иде. Мин үзем дә 1988–2002 елларда мәктәптә укыттым. Ул чакта өй эшен иҗади рәвештә би­рергә тырыша идем. Бала күп язамы, азмы: анысы мөһим түгел. Иҗади якын килсен! Дөрес, хәзер мәктәптә вәз­гыять шактый үзгәрде, БДИ бирүгә әзер­ләү укытуның максатына әйләнә башлады. БДИга әзер­ләүче репетиторлар катлавы барлыкка килде.

Дания Ваһапова, фельдшер (Буа районы):

 
– Безнең балалар мәк­тәптә укыганда, озынайтылган көн төркеме бар иде. Бө­тен дәресләрне шунда укытучы белән бергә әзерләп кайттылар. Бик уңайлы иде. Балалар дәрес әзерләп бетергәч, урамда бергәләп төрле уеннар уйнадылар. Күзәтү астында булгач, ата-ана өчен дә тыныч, өйгә эш тә кайтмый. Хәзер бетерделәр шул төр­кемнәрне. Яңадан булдыр­сын­нар иде. Ә өлкәнрәк сыйныф укучыларын өйгә эшсез калдыруны хупламыйм. Өй эше җаваплылыкка өйрәтә. Биремнәрне чишмичә, тыныч күңел белән урамга чыгып китә алмыйсың. Өйгә эш булмагач, алар урамнан кайтып та кермәс. Шигырь ятлау хәтерне яхшырта икәнен беләбез, аны гомергә өйдә ятладык бит. Шуның өчен төн уртасында да торып утыра идек. Имтиханнарга да өйдә әзерләнәсең. Шуларны уйлагач, депутатның тәкъдиме тор­мышка ашмастай бер нәр­сә кебек тоела.

Люция Закирҗанова, Казандагы 90 нчы гимназия укытучысы:


– Укучыларга өй эше би­рергә кирәк. Өйрәнгәнне тагын бер кат кабатлауның зыяны юк. Өй эшләре – дәрес вакытында өйрәнгәнне яңадан искә төшерү дигән сүз ул. Бөтен балалар да өйгә би­релгәнне җиренә җиткереп эшләп тә бетерми. Мөстә­кыйль рәвештә әзерләнү балаларда үзенә кирәкле мәгъ­лүматны тиз арада табу, дө­рес итеп куллану сәләтен камилләштерә. Өй эшләрен бирүне гадиләштерик дисәк, бөтен укыту системасын яңа­дан карарга кирәк булыр иде.

Рәфилә Шәмсетдинова, ике бала анасы, аш-су остасы, “Теләче газетасы” баш мөхәррир урынбасары:


– Үземнең балаларым әле мәктәп яшенә җитмәгән, шулай да мәктәпләрдә өй эш­ләрен бетерүне дөрес дип санамыйм. Үзебез дә мәктәптән кайтуга өй эшләрен әзер­ләү­гә күнеккән, шуңа гадәтлән­гән һәм өйдә дәрес карамау сәер шикелле тоела. Мәктәп­тә өй­рәнгәнне беркетеп куярга кирәк. Дәрес хәзерләү бул­маса, бала үзлектән фикер йөртә алмый башларга мөм­кин, чөнки дәрес әзер­ләгән вакытта ул үзенә генә таяна ала, беркемгә дә өмет итми. Янында әти-әнисе, укытучысы булмаса, билгеле. Өйдә дәрес әзерләмәсә, бала шул ук БДИга да әзерлән­мәячәк. Әмма һәрнәрсәнең чамасы була. Җәйге каникул вакытында булса да, балаларны өс­тәмә эшләр белән ялыктырмаска иде. Минем берту­ганымның улы мисалында әйтәм. Ул авылга кайта, әмма ял итә алмый, чөнки җәйгә бирелгән өй эше күп. Әнисе дә һәрдаим шалтыратып, сорашып кына тора. Каникул балаларны ял иттерү өчен бирелә югыйсә. Бер­ничә атнада гына бөтен өй­рәнгәне башыннан чыгып китми инде.

Фото: https://pixabay.com | mozlase__

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X