Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

Рабит Батулла: "Фатир тапкан булсам, беренче елда ук аерылыр идем"

Язучы Рабит Батулла (ул вакытта әле Роберт) Мәскәүдә укыганда әти-әнисенә: “Мин марҗага өйләнәм”, – дип телеграмма суга. Авылдан: “Үзеңә кара”, – дигән җавап килеп төшә. Ул вакытта Робертка 20 яшь була.

– Рабит абый, ни өчен марҗага өйләндегез?  

– Бер ел эчендә татарчага өйрәтермен, “бисмилла” әйтә башлар дип уйлаган идем, ялгышканмын. “Динемне алыштырырга дип чыкмадым мин сиңа”, – диде. Төп конфликт шул.  

– Марҗа белән тормыш күпме дәвам итте?  

– Күп яшәдек. Торыр урыным юк иде, беркая чыгып китеп булмады, тулай торакта тордык. Фатир тапкан булсам, һичшиксез, беренче елда ук аерылыр идем. Фатир алу белән аерылыштык. Аннан ике балам бар. Марҗаны хурлый алмыйм, балаларны миңа каршы котыртмады. Андый ахмак хатын булмады. Шимбә, якшәмбе һәрвакыт балаларны үземә алдыра идем. Без кешечә аерылыштык. Бер-беребезне каргамадык, гайбәт сөйләмәдек, яман сүз ишеттермәдек. Без ул мәсьәләдә чиста.    Икенче хатыным Рузия, беренче никахтагы балаларым килгәндә чырае ачык, аларны беркайчан да кыерсытмады. Ике хатыныма да рәхмәтлемен.

"Акчарлак" газетасының архив саныннан алынды (15 октябрь, 2015 ел, № 42)

Фото: архив tatar-inform/Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев