Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

Роберт Миңнуллин: «Мине халык яратты…»

— Укучыларым белән заманча аралашам

Мин аның белән беренче тапкыр 17 яшемдә «Казан утлары» редакциясендә таныштым. Үзем шигырь язгалап маташсам да, китапларын яттан белсәм дә, очрашуларда күргәндә никтер барып сүз катарга кыенсына идем. Ә таныш­кан көнне, без кечкенәдән укып үскән «Роберт абый», әле әдәби мохитнең ни икәнен дә күзаллама­ган балага кирпеч кадәрле авыр, калын, саллы кита­бын бүләк итте. Ул гына да түгел, автограф урыны­на китапка тиз генә шигырь дә язып куйган булып чыкты.

 

Анда мондый юллар бар иде:

Бер канатың – мәхәббәттер,

Берсе – балачагың.

Син бит әле белмисең дә

Ниләр булачагын.

Әнә шул «булачаклар» булган ел­лар шаукымында никтер Роберт абый белән бер дә рәхәтләнеп гәпләшеп утырырга туры килмәгән икән. Бу хатаны төзәтергә ниятлә­дек тә күрештек әле. Сүзне аның үзенә бирәм.

Бүген шигырь укымыйлар, дигән фикер белән килеш­мим. Шигырь дә укыйлар, чәчмә әсәрләрне дә. Әмма әдәбиятта сый­фат төшенчәсе шактый какшады һәм «яхшы» белән «начар» арасын­дагы чикләр югалды. Әхлакый-эс­тетик критерийлар да башка хәзер. Бездә шигърият, һәрвакыттагыча, алдынгы булып бара әле. Кемнәр басыла, барысын да укып барам, газета-журналларны, элеккеге ма­тур гадәт буенча, өйгә яздырып алабыз. Инде менә сезнең буынның да үзгәрешләрен күзәтеп киләм. Сез башкарган эшләрнең нәтиҗә­сен күреп сөенәм, киләчәгебезгә ышанарак төшәм. Һәрчак шулай

булган: өлкән буын үзләреннән соң килгән яшьләргә ышанып, кү­ңелләренә тынычлык урнашырга тиеш. Кызганыч, прозада аксый­быз без, замана укучысын канә­гатьләндерә алырдай, бүгенге то­рышыбызны яктыртып күрсәтердәй яхшы повесть-романнар кирәк. Та­тар теленең хәле мөшкел заман­да телебез белән кызыксындыра алырдай әсәрләр туса, аңа ихтыяҗ аз гына булса да артыр иде. Әдәби тәрҗемәгә дә карашым элеккечә бу­лып кала бирә – русча укый алганда, ул нигә кирәк, дибез, кирәк, чөнки ул телне камилләштерә, аны баета, яңарта.

Инстаграм – безнең психоло­гик көзгебез. Анда барысы да аер­мачык күренеп тора: нәрсә белән яши кеше, кем булып кыланырга тырыша, ниләр белән кызыксы­на, нәрсәләр ошый аңа, нәрсәләр ошамый. Заманнан артта калмас өчен теркәлдем дә, ошап китте. «ВКонтакте» челтәре күбрәк яшьләр контингенты өчен булса, Фейсбукта акыл сатып утыру соралса, Инстаг­рам – нәкъ минеке. Монда фото һәм бераз гына, күңел өчен, текст булса, бик җитә. Ә мин фотога тө­шерергә балачактан яратам. Инс­таграмда минем язылучыларым шактый, алар да шул ук минем публикам бит. Җитмәсә, мин хәзер пенсиядә, вакытым бар, ә укучы­ларың белән аралашу өчен замана тудырган мөмкинлектән ник әле баш тартырга, ди?

Рәхмәт сүзен кем яратмый, мин дә яратам. Шәрехләрдә дә, личкага да күп язалар. Минем ау­диториям – ул, башлыча, укыту­чылар. Барысын да укып барырга тырышам, җавап бирәм. Күңелең белән сизәсең инде, бераз гына сал­пы якка салам кыстырганнарын да, майлап җибәргәннәрен дә… ләкин бит ишетүе рәхәт! Шулай да рәхмәткә генә алданып әллә кем булып йөрү әкәмәт булыр иде. Үземне үзем беләм: минем бик күп җитешсезлекләрем дә бар, үземә ошамый торган якларым да. Инс­таграмдагы сурәттә генә ул кү­ренми, ә тормыш – икенче… Кеше, ни кызганыч, камил зат түгел, әмма аңа камиллеккә ирешим дип яшәү мөмкинлеге бирелгән.

«Роберт такмак яза инде ул» диючеләрнең дә, мине ярат­маучыларның да барлыгын бик яхшы беләм. Бу сүзләр яшьрәк чакта кәефемне кыра иде, хәзер инде күнектем, көлеп кенә карыйм. Әмма каләмдәшләрем арасында кемнәрдер яратмаганда, дошман күргәндә дә, мине халык яратты. Шуңа укучыларыма бик рәхмәт­лемен! Бу зур бәхет язучы өчен. Ә каләмдәш дусларга килгәндә, алар минем иҗатыма артык берьяк­лы гына карыйлар шикелле, бәяләп бетермиләр. Бәлки, әйбәт белмиләр, укымыйлардыр да…

Мәктәпләрдә хәзер дә көтеп алалар, гел чакырып торалар. Мин инде хәзерге укучыга әйтер сүзем бармы икән, искергәнмен­дер, шәт, дип барам да, канәгатьлек хисе кичереп кайтам. Бала кайсы заманда яшәсә дә, бала ул! Аның борчулары да, куркулары да, сөе­нечләре дә – шул. Бары тирәлек, атрибутика гына алышына. Менә бүгенге балаларга нәрсә язасың, алар искене укымый, без аларга кызыклы түгел, дип аптырыйлар. Имеш, айфоннар, мультиклар, уен­нар булсын да, вәссәлам… Алай була алмый, ул бит тере җан иясе! Кеше хис-тойгыларын алыштырырдай машина әле уйлап табылмаган җир йөзендә… Әгәр син баланың эчендәге әнә шул психологик халәт­не сурәтли аласың икән, димәк, син барлык заманнарда да кы­зыклы булырдай әсәр тудырырга сәләтлесең.

Классика ни өчен классика дип атала? Чөнки ул мәңгелек те­маларны күтәрә, һәрчак кешенең үзәгендә кайнаган хисләргә килеп кагыла. Балалар әдәбиятындагы классик әсәрләр дә – нәкъ шун­дыйлар.

Без «йолдызлар» арасына ки­леп эләктек. Минем буын 60нчы елгылар сәхнә тоткан елларда килеп керде әдәбиятка. Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гаташ, Гәрәй Рәхимнәр… һәрберсе үзе бер пла­нета иде! Ул мәйданнарда шигырь укып җибәрәләр, ул җыелышлар­да фикер әйтәләр… Без 40 яшькә кадәр яшь шагыйрьләр булып йөр­дек, күпмедер дәрәҗәдә аларның күләгәсендә югалыбрак та калдык хәтта. Әмма, шуңа да карамастан, һәрберебез үз юнәлешен, юлын тапты. Зиннур Мансуров, мәсәлән, шагыйрь, публицист булу белән генә чикләнмичә, күп еллар дәвамын­да мәртәбәле басманы җитәкләде, Марсель Галиев иҗатында үзенә генә хас «ниша»ны тапты… Мин исә балалар әдәбиятына кереп киттем һәм шуның белән оттым. Рәшит Бәшәр дигән язучыбыз бар Чаллы­да, ул да балалар әдәбиятын сай­лады, «Мәйдан» журналын чыгару эше белән мәшгуль… Ә аннан шигъ­рият мәйданына Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмнәр килде…

 

Шагыйрь Зөлфәт депутат-шагыйрь Роберт Миңнуллинны очраткан да:

– О-о-о, татар совет шагыйре Роберт Миңнуллин! – дип исәнләшә икән.

Роберт Миңнуллинның моңа бер дә исе китмәгән:

– Юк, Зөлфәт, ялгышасың! Татар Дәүләт Советы шагыйре Роберт Миңнуллин! – дип җавап кайтарган.

«Роберт ул хәйләкәр, астыр­тын» дип уйлаучылар бар. Бу ке­шеләр мине белми, димәк. Таби­гатем буенча мин бик оялчан (яшь чакта ул сыйфат бигрәк тә көчле иде, комплекслар да өстәлә бит әле тагын, җитмәсә), йомыграк кеше, артык чәчрәп чыкмыйм. Гап‑га­ди бер авыл малае инде, дөресен генә әйткәндә. Ә хәйләкәрлеккә килгәндә, хәйлә тормыш иткәндә бик кирәк нәрсә инде ул, азмы‑күп­ме безнең барыбызда да бар. Миндә дә башкаларныкыннан артыграк та түгел, ким дә түгелдер, дип уй­лыйм.

Миңа юмор һәрчак юлдаш булды. Юмор кешене тормышта­гы бик авыр чакларда коткара ала. Ул, шулай ук, үзенә күрә бер сак­лану чарасы да. Дәүләт Советында эшләгәндә, катлаулы хәлләрдә ат­мосфераны җиңеләйтеп җибәрергә еш ярдәм итте. Мин анда булган кы­зыклы хәлләрне «Дәүсовет мәзәклә­ре» дигән исем астында китабыма да кертеп җибәрдем.

Табигатьне бик яратам. Аның кечкенә генә могҗизаларына да соклану сәләте биргән миңа Хо­дай. Бу да шул балалыкның бер ча­гылышыдыр инде. Инстаграмдагы сәхифәмдә дә шуңа табигать күре­нешләре, манзаралары күп. Хай­ваннар, кош-кортлар…. Без шулар арасында үстек бит, алар безгә кече туганнар кебек якын. Ничә еллар шәһәрдә яшәсәк тә, барыбер авылча беркатлырак, гадирәк итеп, әмма алга карап фикер йөртәбез. Безне ул авыл психологиясе бик яхшы саклап килде бүгенгәчә.

Оныкларым матур итеп татар телендә сөйләшә. Әби-бабалары, әти-әниләре аша аларга табигый рәвештә күчкән тел ул. Монда әллә ни гаҗәпләнерлек гайре табигый нәрсә юк, бу гадәти норма. Аң­лыйм, аларга үз телләрен саф итеп, матур итеп шәһәр мохитендә саклап калу җиңел булмас, дөнья да үзгәреп тора. Әмма без аларга ана телләрен тапшырдык – бу без­нең бурычыбыз иде.

Гомер буена риясыз дус була белгән бер гаҗәеп кешене беләм. Ул – безнең уртак танышыбыз Рә­диф Гаташ. Аның беркайчан да, беркем белән дә хөсетле яшерен ниятләр, максатлар белән аралаш­каны, кемгәдер яраклашканы бул­мады. Ихласлык, эчкерсезлек үрнәге ул минем өчен. Һәм бик ярдәмчел кеше дә. Никадәр яшьләргә канат куйган, ярдәм иткән зат, аның хәер­һахлы мөнәсәбәтен миңа да яшьтән татырга насыйп булды.

Мин остазлардан уңдым. Әти­сез үскән малай буларак, өлкәнрәк абзыйларга, авторитетларга тар­тылу көчле иде. Бәхет елмайды – әдәбият дөньясына килеп керүгә, Шәүкәт Галиев белән Илдар Юзеев мине үз канаты астына алды. Озак еллар дәвамында аларның ярдә­мен тоеп яшәдем, зур мәктәп булды ул.

Балалар язучысы балалар өчен түгел, ә баланың үзе булып язарга тиеш. «Балалар өчен» яз­ганда, син өстән карыйсың, арада киртә кала, ә «бала булып» язганда, син шул стихиягә кереп күмеләсең. Бер караганда, кыен да түгел бит: балачакка кайтасы да, кичерешләр­не яңартасы гына… Шәүкәт абыйда әнә шул үзенчәлек бар иде. Шуңа да аның Шәвәлиен без, үзебезне күргәндәй, якын иттек, яраттык. Ан­нан соң мин дә бу юнәлешне дәвам иттем. Без әнә шул «бала халәтенә кереп» язу ысулын камил дәрәҗәгә җиткерергә тырыштык.

Безнең балалар әдәбияты ул чакта дөнья дәрәҗәсендә иде. Мин моны мактанып әйтмим, факт буларак кына билгеләп узасым килә. Чөнки аны еш кына танып җиткер­миләр. Әйтик, заманында, мин Роза апа Хафизованың «Кирлемән ма­җаралары»н тәнкыйть итеп чыккан идем. Ләкин бүгенге әсәрләр белән чагыштырганда, ул иң яхшылар рәтендә саналыр иде. Ә бит әдә­бият балаларга ана телендә килеп керергә тиеш!

Без, Башкортостан ягыннан килгән егетләр, чиста лирик­лар. Әйтик, Есенин кебегрәк. Ба­рыбыз да – табигать кочагында тәгәрәп үскән гади авыл малайла­ры, кыяфәтебездән үк кем икән­легебез күренеп тора. Ни күрәбез, тоябыз-кичерәбез, шуны язабыз. Әнгам ага да шундый иде, Наҗар ага да, әлеге дә баягы Рәдиф абый да, миннән яшьрәкләрдән, әнә, хәзер Марат Кәбиров шигърияте шундый. Мин үземнең лирик иҗа­тымны кыерсытылганрак, бәяләнеп җитмәгәнрәк итеп тоям.

Мин үземне, курыкмыйча, җырлар шагыйре дип атый алам. Искиткеч талантлы, зәвыклы, үз һөнәренең остасы булган компо­зиторлар белән дә, башкаручылар белән дә эшләү бәхете тәтеде миңа. Шуңа да хәзерге җыр сәнгате өлкә­сендәге хәлләргә инде хәтта бәя би­рүне дә кирәк тапмыйм. Безнең эст­рада хәзер туйлар алып бара торган тамада дәрәҗәсендә. Ул үзен халык таләбенә җавап бирәм, ул көткән продукцияне бирәм, дип юатырга тырыша. Әмма ялгыша һәм үз та­машачысына зур зыян эшли. Үз зә­выгы булмаган, белеме аксаган (йә бөтенләй булмаган!) затлар ничек итеп халыкка нидер бирә алсын. Шуны бирә алмаганга, ул бушлык­ны шырдый-бырдый белән туты­ра һәм акча эшли. Бүгенге көндә җыр өчен текст язучылар да, көй ту­дыручылар да профессиональлек төшенчәсенең ни икәнен дә бел­ми. Алар үзләре җиңел генә сырлап ташлагач, башкалар да шулай итә, дип исәпли.

Акча хакимлек иткән урында цензура көчсез. Бүгенге җыр ин­дустриясендә хөкем сөргән ситуа­цияне бары тик зәвыклы сәнгать әсәрләренә шулай ук акчаны арт­тырып кына ирешеп була. Бер бәя икенчесен капласа, менә шул оч­ракта булырга мөмкин кан алмашу.

Мине кәнәфи бозмады. Шө­кер, бүгенгә кадәр дөньяга бала­ларча сокланып карау сәләтемне саклап кала алдым. Бәлки, миңа язучылык, бигрәк тә балалар өчен язуым, булышкандыр. Шагыйрьле­гем. Шигърият бит ул әллә нинди тылсымнарга ия.

Җырдагыча, «без биш бала үстек әнкәй белән, тик үсмәдек җылы кочакта…» Әнкәй безгә ата да булды, ана да. Ул бик булдык­лы һәм гадел кеше иде. Мин аның партия җыелышларында торып басып, ялкынланып, ясаган чы­гышларын хәтерлим. Ул чын күңе­леннән совет дәүләтендә безнең гадел, хөр яшәвебезгә ышана иде. Безне дә тәртипле, гадел булырга өйрәтеп үстерде. Иң беренче чи­ратта кеше булыгыз, ди иде. Әтисез дә үскәч, борчылгандыр. Шөкер, беребез дә тормыш арбасыннан төшеп калмадык, ким‑хур бул­мадык, аның йөзенә кызыллык китермәдек. Әнкәй – бөек кеше, мин аңа гомерем буена рәхмәт укыйм, баш иям! Ул минем гомер­лек музам, дисәм дә ялгыш булмас. Ул илһамландырып язган җырла­рым гына да күпме.

Дәүләт җыелышлары гадәттә билгеле бер сценарий буенча бара. Әлбәттә, җитди, көнүзәк мәсьәләләрне хәл иткәндә, ул сце­нарий кысаларыннан чыгып та ки­телә, әмма барыбер тәртип сакла­нырга тиеш. Әгәр һәркем үзенекен теләсә ничек кычкырып утырса, ул, аңлашыла да, тулы бер анархия булыр иде. Аннан, син кайсы фиркагә карыйсың, шунысы да мөһим. Син аның генераль линиясенә кар­шы килердәй сүз сөйләп утырмый­сың инде.

Депутатмы ул, төзүчеме, ре-дакция хезмәткәреме, шагыйрь – беренче чиратта, шагыйрь. Ул үзенең төп магистрале ни икән­не беркайчан да онытмый, бәлки, теләр дә иде, әмма оныта алмый. Чөнки табигать аны шундый итеп яраткан.

Без сәясәттә булган елларда күп эшләр эшләнде. Асылда, ул дәүләтчелегебезне кайтар­ган, мөстәкыйль курс алган тулы бер эпоха булды. Хәзер безне, ул елларда депутат булучыларны, пыр туздырып сүгәләр. Ләкин дәүләт эше, кабинет эше – ул күзгә күренми торган вак һәм четерекле хезмәт. Аның турында урамга чы­гып кычкырып та йөреп булмый, чөнки син вазыйфаңа һәм оешмаңа хилафлык китерәсең, бу юридик яктан законга да сыешмый хәтта.

Эчми башлагач, ярты дустан колак кактым. Бер әңгәмәдә мин шулай дигән идем, аны язып та чыктылар. Дөресен генә әйткәндә, дуслык ул – бик шартлы төшенчә. Тормышның төрле этап­ларында кеше янәшәсендә төр­ле кешеләр була, син үзең дә кем беләндер якынаясың, кемнән­дер ерагаясың. Кеше тормышны иярләп барган чакта, дәрәҗәсе, даны, акчасы булганда, аның янын­да дуслар күп була. Ә чын дусларны тормышның кискен борылыш­ларында һәм гомернең көзендә беләсең.

Кешенең бәхете өендә булыр­га тиеш. Барасы килеп торган эшеннән кич кайтасы да килеп торсын ул. Депутат вакытта, өйгә кайтып та керми, командировка­ларга йөрдек. Гаиләнең йөге Кла­ра җилкәсенә төште. Хәзер икебез дә пенсиядә. Балалар үсеп кеше бул­ды, оныклар бәхетен дә татыдык. Вакыт бар, рәхәтләнеп, иркенләп иҗат ит, яз, дигәндәй. Клара авылга әнкәсе янына кайтып китәндә, үзең генә калгач – гомумән, коммунизм. Әмма, юк кына бит, язып булмый ул юкта, кулдан эш китә.

Бер-береңнең камилрәк сый­фатларын сеңдерергә өйрәнергә кирәк. Гаилә тормышы ул шундый нәрсә – син анда үзеңнең асылың­ны берничек тә яшерә алмыйсың. Әйтәм бит: адәм баласы, ни кыз­ганыч, камил түгел. Гел начар як­ларны гына күреп торса, беркем дә беркем белән яши алмас иде. Ә менә береңдә булмаган әйбәт сыйфатларны үзләштерергә омтыл­саң, яки аларга соклану белән карый башласаң, яшәргә була. Бик матур итеп була яшәргә.

Роберт Миңнуллин палатада ята. Авыру иренә карый да Клара ханым авыр сулап куя: «Их, Роберт, болай ярамый иде бит инде!» Тора‑тора да тагын шул ук сүзләрне кабатлый. Тора‑тора да тагын кабатлый. Артык күпкә киткәч, Роберт Миңнуллин түзми:

– Соң, мин дә үз гомеремдә бер ярамаган эш эшләргә тиештер бит инде? – дип кырт кисеп куя.

 

1-1

Роберт Миңнуллин җәмәгате Клара ханым белән.

 

БЕЛЕШМӘ

Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин – 1948 елның 1 августында Башкортостанның Илеш районы Нәҗәде авылында туа. Балачак һәм үс­мер еллары Шәммәт авылында уза. Мәктәпне тәмамлагач, Уфа сәүдә-кулинария училищесына укырга керә. Берничә айдан туган авылына кайтып китапханәдә, аннары колхозда эшли. Ике ел «Маяк» исемле район газетасында әдәби хезмәткәр вазыйфасын башкара. Иҗат белән ныклап шөгыльләнүе дә шул елларга туры килә.

Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдә­бияты бүлегендә укыганда Роберт Миңнуллин талантлы шагыйрь булып таныла. «Татарстан яшьләре», «Социа­листик Татарстан» газеталарында, «Казан утлары» журналында, «Идел» альманахында шигырьләре ба­сыла. 1972 елда ул яшь шагыйрьләрнең 5нче Бөтен­союз фестивалендә катнаша. Михаил Львов, Валентин Сорокин кебек танылган рус шагыйрьләре аның иҗатын уңай бәяли.

Университетны тәмамлагач, Роберт Миңнуллин «Яшь ленинчы» газетасында корреспондент булып эшли башлый. Лирик шигырьләр белән беррәттән, балалар өчен дә яза. Балалар шигырендә беренче булып өлкәннәр һәм балалар арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне, сабыйлар дөньясындагы четерекле проблемаларны калку итеп чагылдыра алуга ирешә. Тәнкыйтьчеләр фикеренчә, моңарчы балаларныкы дип саналмаган темаларны да нәниләр поэзиясенә нәкъ менә Роберт Миңнуллин кертеп җибәрә. Ул бала­лар әдәбиятына, балалар язучыларына багышланган мәкаләләр яза, мәктәпләрдә очрашулар уздыра.

Роберт Миңнуллин лирик-фәлсәфи шигырьләре, публицистик язмалары белән дә билгеле язучы. Тәҗ­рибәле журналист һәм редактор. Шулай ук гомеренең күп елларын иҗтимагый-сәяси эшчәнлеккә багышлаган депутат та. Озак еллар дәвамында «Казан утлары» журналында – бүлек редакторы, җаваплы секретарь, Татарстан телевидениесендә – баш редактор, «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасында мөхбир, баш ре­дактор булып эшли. 1995–1999 елларда – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәни һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе, 2000–2004 елларда Та­тарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынба­сары вазыйфаларын башкара.

Роберт Миңнуллин – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортостан Рес­публикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Та­тарстан Республикасы Язучылар берлегенең Абдулла Алиш, Республиканың Муса Җәлил, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты. Шулай ук Башкортостан Республикасының Фатыйх Кәрим исемендәге һәм Халыкара Х.К. Андерсен исемендәге премияләр иясе.

Фотограф: Ната Смирнова

http://protatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев