Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

Рөстәм Нәбиев: "Куркып яшәсәң берни үзгәртеп булмый"

2015 елда Омскида казарма җимерелү нәтиҗәсендә ике аяксыз калган Чакмагыш егете Рөстәм Нәбиев тормышын спорт белән бәйләгәч яңа сынауларга дучар була. Спортчылар проблемнары турында ачыктан-ачык сөйләгән егетнең үзенә дә басым башланган. Бу хакта ул Казанда узган очрашуда сөйләде.

Омскидагы фаҗигадән соң ике аяксыз калган хоккейчы һәм популяр блогер Рөстәм Нәбиев эзәрлекләүләргә дучар булуы һәм следж-хоккей буенча Мәскәү өлкәсенең җыелма такымыннан төшеп кулуы ихтималы турында Instagram битендә хәбәр иткән иде. Бу хәбәр киң таралды. Рөстәм язуынча, проблемнар спортчыларның Мәскәү кунакханәсендә котычкыч шартларда яшәүләре турындагы видеоязмасыннан соң башланган.

"Ул видеоны Мәскәү өлкәсе губернаторы күргәч, безнең үзәк җитәкчесенә дә, тренерыбызга да "эләкте". Икенче көнне иртәнге сәгать җиденче яртыда миңа кемдер шалтыратып, видеоны алып ташлауны сорады. Шулай эшләдем дә. Аннары тренер бүлмәмә керде дә: "син монда беркем дә түгел, синең фикерең дә кирәк түгел!" дип кычкырды. Шуннан соң эзәрлекләүләр башланды", дип язды Рөстәм Нәбиев.

Бу хәлдән соң Рөстәмне уеннар вакытында бозга чыгармый интектергәннәр. Күптән түгел такым тренеры сәбәпләрен әйтмичә аны ярышларда катнашудан мәхрүм иткән. Уфа-Мәскәү-Уфа очкыч билетлар бәясен дә кайтармаганнар, башка чыгымнар да капланмаган.

Узган айда Русиянең паралимпия, сурдолимпия һәм олимпия булмаган спорт төрләре үзәге җитәкчесе Дмитрий Котырев Рөстәмне "такымны артка өстерәүче йөк" дип атаган.

Монысын Рөстәм спортчыларга тиешле түләү хаклары бирелмәве турында ясаган видеопостка "үзенчәлекле" җавап дип саный.

Узган атна Рөстәм Нәбиев гаиләсе белән Казанда булды, алып баручы Ләйлә Дәүләтова тамашасында катнашты, журналистлар белән аралашты. Дөреслек өчен көрәшүче блогер белән Азатлык та күреште.

— Рөстәм, Instagram аккаунтында спортчылар белән булган проблемны ачып салдыгыз. Инстаграмда бу турында язганда нинди максатны истә тоттыгыз: аның тизрәк чишелешенме яисә күбрәк халыкка хәбәр итүнеме?

Беркемнең дә эшен югалтасы килми, ә мин курыкмыйм

— Бу постны интернетка чыгарганда моннан нинди проблемлар килеп чыгуын яхшы аңлый идем, ләкин курыкмадым. Чөнки үзем өчен түгел, ә төркемдәшләрем өчен борчылдым. Бу – безнең уртак мәсьәлә. Шуңа күрә алар белән җыелышып, киңәшләшеп, безгә иҗтимагый резонанс кирәк дигән фикергә киленде. Үзегез күрәсез, чыннан да, бу хәбәр халыкта ризасызлык уятты. Әмма такымдашларыма басым ясала башлагач, алар бу мәсьәләне хәл итүдән кинәт кенә читләште. Миңа да бу хакта артык җәелеп сөйләмәскә киңәш иттеләр. Аларны аңлыйм: бердәнбер эш урынын беркемнең дә югалтасы килми. Ә мин курыкмыйм. Кайда булсам да үземә эш табачакмын. Дусларымның андый мөмкинлекләре юк.

— Ә сезнең үзегезгә, гаиләгезгә басым ясалдымы? Тренерыгыздан җавап килдеме?

Юк, миңа һәм гаиләмә сүз тидермәделәр алай. Пост интернетта чыккач, миңа җитәкчеләрдән беркем дә мөрәҗәгать итмәде, нишләптер егетләргә басым ясалды. Элек "Рөстәм, без синең белән" дип әйтә торганнар иде, менә хәзер берүзем калдым. Аларны куркыттылар. Һәр кешегә басым ясау төймәсе табыла. Спорт җыеннары вакытында янадылар. Диктофонда аудиоязмаларыбыз бар. Мин үзем ул вакытта алар белән түгел идем, нәтиҗәдә спорт җыеннарына мине алмадылар.

— Прокуратурага мөрәҗәгать итмәдегезме? Мәсәлән, сезнең проблем хакында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров беләме, ул да Instagram-да утыра бит? Русия спорт министрына бу хакта сөйләдегезме?

Мәхкәмәгә кадәр барып җитәргә мөмкин

Дөресен әйткәндә, республика җитәкчеләренә мөрәҗәгать итмәдем. Бу – Мәскәү өлкәсендә килеп чыккан хәл. Шуңа күрә Башкортстанны кыстырмадым. Прокуратурага килгәндә... Әлбәттә, аудиоязмаларны тыңлатып, тикшерү эшен кузгатырга мөмкин. Мәхкәмәгә кадәр барып җитәргә мөмкин. Ләкин егетләр үтенүе нигезендә бу мәсьәләне хәл итүдән туктатып калдым. Шуңа күрә матбугатта да бу турыда сөйләшмиләр. Русия спорт министрына хат язмадым, теләк бар иде, әмма дуслар, спортчылар кирәкми дип үтенде.

— Блогыгызда сез спортчыларның котычкыч шартларда яшәүләрен тасвирлыйсыз. Мондый кунакханәләрне еш очратырга туры киләме?

Андый кунакханәләр, отельләр шактый. Спортчылар өчен шартлар бөтенләй юк. Спортчылар идәндә йоклый дияргә була. Ләкин бу хакта сөйләргә яратмыйлар. Беркемгә дә бу мәсьәлә кирәк түгел. Болай да ярый дип кул селтиләр, шикаятьләр белән дә мәсьәләне хәл итеп булуга ышанмыйлар. Шартлар булмауның җитдилеген тулысынча аңлар өчен кешенең үзенә инвалид булырга кирәк. Сәламәт кешеләр бу проблемны күрми, төбенә кадәр аңламый. Депутатлар кануннар чыгара тора, әмма алар үтәлми.

Русия шәһәрләрендәге юлларда пандусларга гына карагыз. 45 градуслы пандуска үзләре коляскага утырып менеп карасыннар иде! Менә шуның хакта язарга тырышам да инде мин. Бер-ике көннән Уфада рейдка чыгарга ниятлим. Шушы проблем турында видеолар әзерләрмен.

— Русиядәге системны үзгәртергә мөмкинме?

Куркып яшәсәң бернәрсә дә үзгәртеп булмый

Берүземә систем белән көрәшү авыр. Минем кебек тагын берничә кеше булса, алар курыкмаса, проблемнарны хәл итү җиңелерәк булыр иде. Әлегә кулымда көчле корал бар – интернет. Instagram битемә 220 мең кеше язылган, алар мине һәрвакыт әйдәп тора, көч бирә. Алар булмаса, бәлки, мин бу кадәр кыюланмас идем дә. Халык курка бит. "Системга каршы чыгып булмый, система ул мәңгегә", дип әйтә. Тик кемдер беренче адымны ясарга тиеш. Шушы казарма фаҗигасеннән соң күзаллавым үзгәрде. Курку хисе качты. Куркып яшәсәң бернәрсә дә үзгәртеп булмаганын аңладым.

Хатыны Индира белән кыз бала үстерәләр
Хатыны Индира белән кыз бала үстерәләр

— Көрәшү бик авыр, күпләрне систем сындыра ахыр чиктә. Чарасызлыктан, өметсезлектән яшьләрнең күбесе чит илләргә китәргә тырыша. Сезнең дә чит илгә китеп яңа тормыш корырга ниятегез бармы? Ни дисәң дә, Көнбатыш илләрендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен тулы тормыш белән яшәү өчен барысы да оештырылган.

— Беркайчан да андый теләк туганы булмады. Башкортстанымны, илемне яратам. Туганнарым, дусларым шушында яши. Монда әнием җирләнгән. Балам монда үсә. Чит илгә китә алмыйм. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә уңай шартлар тудырылмаса да, тискәре караш булса да, туган якны ташлап китәсем килми. Мин – патриот.

— Илдәге гаделсезлектән туймадыгызмы? Армиягә китеп зыян күрдегез, әле дә хаклык өчен көрәшәсез.

Дәүләт, армия тыныч вакытта мине инвалид калдырды

— Бәлки, кешеләр "Ничек син моңа түзәсен?" дип мине аңламаслар да. Түзәм. Әйе, безнең дәүләт, армиябез тыныч вакытта мине инвалид калдырды, дусларым һәлак булды. Шуңа карамастан мин барыбер илемне яратам. Үземнең блогым аша вазгыятьне үзгәртергә тырышам. Үзегез беләсез, Русиядә минем кебек кешеләргә карата мөнәсәбәт начар. Җәмгыять безне күрергә, кабул итәргә өйрәнмәгән. Кеше сиңа кыек караган вакытта авыр була. Ләкин монда гаебем юк. Шуңа күрә мин блог аша кешеләргә "без дә сезнең кебек, сездән берничек тә аерылмыйбыз, без бергә" дигән фикерне җиткерергә тырышам.

Дөресен генә әйткәндә, миңа да, хатыныма да Казан бик ошады, бик тәэсирләндек. Казанда төпләнү нияте бар. Бәлки, якын киләчәктә, бәлки тиздән дә булыр...

— Спорттан китеп, киләчәккә нинди планнар корасыз?

— Спорттан китәргә туры килсә, иҗтимагый проблемнары чишәр идем. Киләчәктә сәясәттә дә катнашасым килә, депутат булып, минем кебек кешеләргә ярдәм кулын сузу теләгем зур. Бу минем өчен бик мөһим. Әлегегә тәҗрибәм аз һәм мин шушы проблемнарны хәл итәргә өйрәнәм генә. Әгәр дә сәясәт аша мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормышын җиңеләйтә алсам, вазгыятьне үзгәртүгә өлеш кертсәм, бик бәхетле булыр идем.

Фото: https://www.azatliq.org
Азатлык Радиосы © 2011 RFE/RL, Inc. | Азатлык Радиосы рөхсәте белән күчереп бастырылган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев