Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

САБАНТУЙЛАР ГИЗӘ ҖИҺАННЫ

Районыбыз авылларында шаулап-гөрләп Сабантуйлары узды. Бу атнада халкыбыз Саба Сабантуена әзерләнә. Райондашларыбыздан Сабантуй тәэсирләре турында сораштык.

Хаҗиәхмәт Әлмиев, Төбәк  авылы, Бөек Ватан сугышы ветераны, 99 яшь:

Сабантуйларны ел да көтеп ала идем, быел Олы Кибәчедә узганына  беренче тапкыр  бара алмадым.  Күзләрнең  җетелеге  кимеп,  кешеләрне танып бетерә алмагач, йөрмәскә булдым. Узган ел бик күңелле булып истә калды. Авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин  бәйрәмгә чакырып, үзем  килеп алам, кайтарып куям, дип, кичтән хәлемне белеп киткән иде. Аңа да иртән килеп йөрмәскә кушып шалтыраттым. Улларымны, киленнәремне капка төбендә  озатып кына калдым.  Сабантуйлар элек тә шәп узды. Һәр авылның үзенеке була иде.  Мин күп еллар мәйданда көрәшне алып бардым. Беләгемә кызыл бау бәйлиләр иде дә,  батырны ачыклаганчы  Сабантуйның үзәгендә кайный идем. Ул чорда бер якта тальян, икенче җирдә баян тавышлары яңгырап торыр иде.  Элек бирнәне дә ир-егетләр генә  тезелешеп, җырлашып урам буйлап җыялар  иде. Хәзер бирнә җыю да  хатын-кызларга күчте. Инде Сабантуйлар да, бирнәләр дә  заманчалаша бара. Бүген күкләр аяз, дөньялар тыныч, Сабантуй гына түгел, һәр көн бәйрәм кебек инде.

Гөлназ Рәхмәтуллина, Саба:

Мин Сабантуйга атлар чабышка әзерләнгән кебек ашкынып барам. Үземне бу чорда бала-чагадай хис итәм. Чөнки уеннарында катнашырга яратам, бәйрәмнең бөтен кызыгы шунда кебек.  Кечкенәдән әнием уеннарга керергә өйрәтте, «Кызым бар, чык, уйна», - дип мине гел өнди торган иде. Әниемә бүген дә рәхмәтлемен.   Ел саен  бәйрәм башланганчы иртәдән мәйдан тирәсенә киләм, Сабантуй тәмамлангач кына кайтып китәм. Ашау-эчү дә онытыла.  Капчык киеп йөгерү, кул көрәше, утын кисү, ласта, аркан тарту һәм башка бик күп уеннарны яратам. Быел да Лесхозда Сабантуйның беренче бүләкләрен алып өлгердем инде. Бүләге түгел, мәзәге диләр бит… Әмма үзем җиңеп алганнары кадерлерәк, аларны кухнямда  бик яратып кулланам. Күңел ачу, бәйрәм итү барысы да үзеңнән тора.

Төпо фото: http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев