Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

Сез сәламәтлек өчен түләргә ризамы?

Росстат мәгълүматларына караганда, узган ел һәр өч сырхауның берсе түләүле табибка мөрәҗәгать иткән. Алар моны түләүле медицина хезмәте сыйфатлырак булу белән аңлаткан. Сораштыруда катнашучыларның 33 проценты әйтүенчә, бушлай медицина хезмәтенә ышаныч юк. Респондентларның 27 проценты исә бушлай табибка эләгү өчен алдан язылырга һәм кабул итү көне килеп җиткәч тә, белгеч ишеге төбендә чират көтәргә теләми. Авыл халкының – үз бәласе. Алар белгечләрнең гомумән булмавыннан зарланган. Шуңа күрә түләүлегә барырга туры килгән. Пациентларның һәр сигезенчесе участок табибы булыша алмавын, ә түләүле белгечкә барырга акчасы җитмәвен әйткән. Сез сәламәтлек өчен түләргә ризамы?

Олег ФАЗЫЛҖАНОВ, Камал театры артисты:

 
– Шәхсән үзем түләүсез, әмма белгән табибларга мөрәҗәгать итәргә тырышам. Яхшы белгеч икән, чират көтеп утырырга да риза. Син үз саулыгыңны алар кулына тапшырасың бит. Әнә шул мөһимрәк, минемчә. Белгеч бү­л­мәсенә кергәч тә, табибның нинди халәттә икәнен күзәтәм: ачулымы ул, әллә ачык йөзлеме. Кәефе кырылган вакыты булса, артык сүз куертмыйча чыгып китү ягын карыйм, андый вакытта сине тик­шерергә атлыгып тормыйлар. Табибларны да аңларга кирәк, кө­ненә күпме кешене кабул итәргә туры килә бит. Ә арада холыксыз сырхаулар да очрый. Түләүле аппаратлар ярдәмендә тикшеренү узарга туры килә, әмма түләүле табибка барган чаклар бик сирәк. Сәламәтлекне акчага сатып алып булмый, Аллаһы Тәгалә сакласын. Табибларның да төрлесе була, кемдер сине теле белән үк савыктырырга мөмкин, икенчеләре исән-сау килеш тә авыруга әй­ләндерә.

 
Зәлия МӨШӘРӘПОВА, сәркатип (Казан):

 
– Табибларга еш мөрәҗәгать итмим. Соңгы тапкыр чуан чыгып хирургта дәваландым. Мин акча түләргә риза түгел. Тормыш болай да җиңел бармый. Мәктәптә дә акча сорыйлар, балалар бакчасында да ансыз булмый. Авырып табибка барсаң, ул да нидер өмет итә. Үзебез табибларны күчтәнәч биреп бозып бетердек. Нәкъ безнең кебек, аларга да хезмәт хакы түлиләр. Авырып китсәң, даруга гына күпме акча кирәк. Моңа өстәп, табибка да түләргә туры килсә, яшәргә бер тиен дә калмаячак. Шунлыктан хөкүмәт биргән медицина полисы белән йөрим. Табиб – кайда да табиб инде ул. Акчаңны түләп тә, ярдәм итмәскә мөмкиннәр. Иң мөһиме – уза торган чир булсын.

 
Гөлфинә ӘДИЯТУЛЛИНА, лаеклы ялда (Яшел Үзән районының Мамадыш Әкил авылы):

 
– Өч ел элек иремә Казанда операция булды. Йөрәк белән бик газапланды, тыны кысыла, йөри алмый иде. Аллага шөкер, аякка бастырдылар. МКДЦда буш­лай операция ясадылар. Ирем гел табиблар күзәтүе ас­тында. Баштарак өч ай саен Казанга барып күренеп тордык, хәзер ярты елга бер килсәгез дә була, диделәр. Күршедәге Норлат авылындагы участок хаста­ханәсендә даими анализлар биреп торабыз. Табиблардан зарлана алмыйбыз, без риза. Акча түләп операция ясатырга туры килсә, без – ике пенсионерның гомердә дә хәленнән килмәгән булыр иде. Мамадыш Әкилдә төп­ләнгәнебезгә җиде генә ел. Моңа кадәр Күгәй урманчылыгында яшәдек. Шул вакытта да ашыгыч ярдәм килде, Күгәй фельд­шерлары менде, юлыгыз начар дип тормадылар, бик күп тапкыр үлемнән коткарып калдылар иремне. Безнең түләүле медицина хезмәтенә мөрәҗәгать иткә- н­е­без юк.

Мәдинә ШӘЙМӘРДАНОВА, хисапчы (Казан):

 
– Мин өченче ел инде табиб-кардиологта исәптә торам. Ике ай саен барам, анализлар тапшырам, электрокардиограмма ясатам, УЗИга да җибәрәләр. Түләүле клиникаларга да барырга туры килә, бигрәк тә тикше­ренергә кирәк булганда. Андый чакта акча кызганып тормыйм, түлим. Шунысы җайлы: түләүле клиникаларда барысын берьюлы үтеп була. Бушлай эшләүче поликлиникаларда берәр белгеч турында сораштыра баш­ла­саң, көтәргә кушалар, анда мө­нәсәбәт тә икенче. Ачылып сөй­ләшеп утыручы меңгә бер генә. Медицина оешмаларын үзгәртә­без дип әйтсәләр дә, чиратлар шул килеш кала. Түләүле клиникаларга күбрәк яшьләр йөри, ә дәүләт­некенә – карт-карчыклар. Пенсия яшендәгеләрнең түләп дәва­ланырга акчасы җитмидер шул.

Нуршидә ШАКИРОВА, сатучы (Казан):

 
– Әле кичә генә терапевтта булдым. Гадәттә, айга бер тапкыр бармыйча калмыйм. Авыртмаган җирем юк. Телефоннан да гел киңәшләр сорап торам. Элегрәк участок табибы яшьрәк иде. Бик ышанып җитмәгәч, түләүлегә барырга булдым. Ишекне ачсам, мин ышанмаган теге табиб утырмасынмы?! Акча түләгәч, кердем инде. Шуннан бирле түләүлегә анализлар тапшырырга, УЗИларга гына баргалыйм. Бөтен табиб­лар да бер уку йортында белем ала бит. Шуңа күрә сайланып йөр­мим. Безгә бигрәк тә мәрхә­мәтле булулары, үз эшен яратып башкарулары мөһим.

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хэзер акчанны бирмэсен Бер больницада да авыруны карамыйлар. Ботен эйбер акчага терэлгэн. Операция бушка дилэр,эммэ табибларыма операциядэн сон тулисе. Шунсыз сина выписка юк.