Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

Сезгә юл бирәләрме? (сораштыру)

Казанда бер көндә җәяүлеләр кичүендә дүрт кешене бәрдергәннәр. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә. Автомобиль йөртүчеләрнең саксызлыгы аркасында, 77, 66, 36 һәм 19 яшьлек хатын-кызлар зыян күргән. Барлык очракларда да җәяүлеләр төрле тән җәрәхәтләре алган. Ә сезгә юл бирәләрме?

Резидә ЭРГАШЕВА, ике бала әнисе:

 
– Бирмиләр! Казанда юлга чыгарга кот оча. Ике кызым балалар бакчасына йөри. Бакча без яшәгән йорттан ерак түгел, җәяү генә барабыз. Әмма юл аша чыгарга кирәк. Рульдәгеләр кайчан үткәреп җибәрер икән дип, юл читендә шактый көтеп торырга туры килә. Шәһәрнең Халев һәм Спартак урамнары чатындагы юлның бер ягында – балалар бакчасы, икенче ягында – мәктәп. Биредә иртән дә, кичен дә балалар күп йөри. Шушы урында җәяүлеләр кичүе куюны сорап, кая гына мөрәҗәгать итмәдек, тик безне ишетер­гә дә теләмиләр. Гадәттән тыш хәл килеп чыкканны көтәләр, күрәсең.

Гөлсинә Сафина, китапханәче (Кукмара):

 
– Безнең районда җәяү­леләр юлына ике яктан кеше ясап куйдылар. Кайчак үзем дә, рульдә барганда, аптырап китәм. Шул манекеннарга юл бирергә дип  туктыйм. Зур шәһәрләрдә  машина да, җәяүлеләр дә күп йөридер. Ә менә бездә ул яктан тәртип. Тик авылдан килгән кеше кайда туры килә, шунда юлны кисә инде. Андый гадәт бетмәде. Әнә шуңа да күбрәк тиешсез урында юл аркылы чыкканда, фаҗигаләр була. Машина йөртүчене генә гаеп­ләп булмый. Казанга килгәч тә, шаккатып кайтам. Җәяү­леләр кичүе бар, хәзер күп җирдә күперләр салынган. Кеше тимер киртәдә дә тишек ясап, юлны кисә бит. Гомерләрен куркыныч ас­тына куйганны белмиләр. Авылга, шәһәргә дә карамый, кешенең ваемсызлыгыннан тора бу!

Лилия Сафиуллина, бухгалтер (Чистай шәһәре):


– Бездә юл йөрү кагый­дәләренә, юл иминлегенә бармак аша гына караучы машина йөртүчеләр күп.  Социаль челтәрләрдә көн саен диярлек аварияләр турында хәбәрләр биреп торалар. Статистика да моны раслый. Әле күптән түгел генә күзгә чалынган иде: шәһәребез урамнарында бу елны 9 кеше һәлак булган, ә йөзгә якыны төрле җәрәхәтләр алган. Ерак йөрисе юк, минем кызым – мәктәп баласы белән дә булды шундый куркыныч хәл. Автобустан төшеп, җәяү­леләр кичүеннән барганда, нәкъ ул төшкән автобус аз гына өстенә менми калды. Кызым, егылып, аяк­ларын канаткан, зур шок кичергән иде. Әле дә шул вакыйганы искә төшереп, куркып кына чыга юлны. Кешеләр өчен җаваплы автобус йөртүчеләр дә юлда ахмаклык күрсәтәләр икән, башкалар турында сөйлисе дә юк инде. Чистай юллары куркыныч.

Зәлия Мөшәрәпова, сәркатип:


– Мин Казан үзәгендә эшлим. Монда ЮХИДИ хез­мәткәрләре адым саен. Юл да бирәләр, үткәнеңне кө­теп торалар. Үзебез яшәгән җирдә бер генә машина да юл бирми. Таптап китәрдәй булып узалар. Әле улым да: “Кичә мәктәптән кайтканда, җәяүлеләр юлында бер машина туктамады, ярый кырыйга кереп калдым”, – ди. Безнең машина йөртүче­ләрне штраф белән ЮХИДИ хезмәткәре туктату гына кур­кыта. Кеше гомеренә зыян салырбыз дип борчылмый алар.

Таһир Кашапов, пенсионер (Мамадыш):


– Рульдә йөрүчеләр бик яшәрде хәзер – шунысы бе­лән юл куркыныч. Яшь­ләр­нең каны кызу, алдын-ар­тын уйламыйлар, бер­нәрсә күрмиләр – тизлек кенә булсын аларга. Җаваплы­лык бик түбән, юлда бер-береңне хөрмәт итү турында сөйләп тә торасы юк. Үзем дә берничә тапкыр шуңа тап булдым. Мин – бик таләпчән, пунктуаль кеше үзем, тәртипне яратам. Һәрвакыт закон буенча гына эш итәргә тырышам, шу­ңа да һәрвакыт җәяүлеләр кичүе, яисә юл кырыеннан гына йөрергә тырышам. Шуңа да карамастан, бер-ике тапкыр гомерем белән хушлашу хәленә калганым булды. Аллаһы Тәгалә генә саклап калгандыр. Хәзер кат-кат каранып, килгән ма­шинаның тизлеген кимет­кәнен күргәч кенә юл чыгарга җөрьәт итәм.

Фото: https://pixabay.com | Free-Photos

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев