Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

ШОМЛЫ КӨН ХАТИРӘЛӘРЕ

22 июнь тарихка сугыш башланган кара көн булып кереп калды. Өлкән буын хәтерендә әлеге көн белән бәйле нинди хатирәләр саклана? Ул елларның шаһитләре булган мөхтәрәм тыл ветераннарыннан шулар хакында сораштык.

Флюра Бикбаева, Иске Икшермә авылы:

угыш башланганда миңа 9 яшь иде. Елыш авылында әти-әнием, без – өч бала гөрләшеп яшәгән чагыбыз. Әти Сатыш артелендә кисүче-тегүче булып эшли. Берәр ел без дә анда күченеп яшәп алдык. Әти сугыш башлану хәбәрен ишетеп, безне, чит авылда калмагыз дип, туган авылыбыз Елышка кайтарып куйды. Капка баганасына сөялеп, бер агай

белән пошаманга төшеп сөйләшеп торганнарын хәтерлим. Әни дә илгә афәт килүен күрше-тирәдән ишетеп елап керде. Авылда мәхшәр купты. Ир-атлар йөрәк өзгеч итеп җырлап сау­буллашты, атларга төялеп-төялеп киттеләр, балалар әтиләре итәгенә тагылды. Бу көннәрне искә алырга да куркыныч. Ирләрне кырда эшләп йөргән җирләреннән алып киттеләр. Мин дә әни белән кырда эшли идем. Безнең белән лабогрейкада эшләүче абыйга да хәбәр китерделәр. Бияләен салып: “Кайтулар булмас инде“, - дип авыр сулаганы бүген дә хәтердә. Әтиебезгә чакыру 12 ноябрьдә килде. Беренче кар яуган иде, әни әтине ат җигеп Сатышка кадәр озата китте. Без өч бала өйдә елашып калдык. Әниебез әтидән авырлы калып, 1942 елда дүртенчебез туды. Ул да, әтидән 4 яшьлек булып калган энебез дә шул ук елны кызамыктан вафат булдылар. Әтиебезгә дә кайтулар насыйп булмады. Черепановка хат юллап, 1943 елда алган яраларыннан һәлак булып, Тверь өлкәсендә җирләнгәнен белә алдык.

Әмин Галәвиев, Түбән Шытсу авылы:

июнь ял көн булса да, халык басуда иде. Без, 10 яшьлек малайлар, болынлыкта бер кайгысыз уйнап йөрибез. Шулчак бригадир Зиннур абый Шиһабиев аты белән чаптырып килеп, басуда эшләүчеләргә сугыш башлануын әйтте. Бар халык хәсрәткә чумды. Без ул чакта аның нәрсә икәнен аңлап та җитмәдек. Инде эш яшендәге ир-атлар сугышка алынып, тормыш хатын-кызлар, бала-чагалар җилкәсенә калгач, сугышның нинди куркыныч афәт икәнлегенә төшендек. Авылдан көн дә бишәр-алтышар ир-ат сугышка китә торды. Ул чорда өй тулы бала иде, хатын-кызлар итәк тутырык сабый белән калды. Әнием авырту, апасы да II группа инвалид иде. Хазизулла абыемны да сугышка алдылар, мин йортта бердәнбер ир-ат, йорт тоткасы булып калдым. Безнең балачакны, яшүсмер чорны сугыш урлады, күргән авырлыкларны сөйләп кенә бетерерлек түгел.

Марзыя Гатауллина, Иске Мичән авылы:

ин Арча районы Сеҗе авылыннан. Сугыш башланган көн гомергә хәте­ремдә яши. Бу көннәрдә кичергән хәсрәтләр мәңге онытылмыйлар. Сугышка 22 июньдә иң элек хәрби хезмәттә булган яшь ир-атларны алдылар. Олырак яшьтәге 28 ир-атка чакыру 28 июньдә килде. Бала-чагалары булган, зур гаиләле өч ир кеше хуҗалык көтүен көтәләр иде. Аларга сугышка чакыру язуын көтүгә китереп биргәннәр. Абзыйлар бу хәбәрдән соң көтүне ташлап өйләренә кайтып киткәннәр. Кичкә кара болыт чыгып, бик каты яшенле яңгыр яуды. Көтүчесез калган сыерлар клевер басуына кереп, күбенгәнче ашаганнар. Көтү таралган дигән сүзгә бар халык кубарылып урамга чыкты. Авылыбызның үзәк урамында җыелышлар үтә торган мәйдан бар иде. Шунда халык көтү кайтканын көтә башлады. Малкайлар авыртынудан нишләргә белмәделәр, өстерәлеп кайт­тылар. Авыл уртасына җит­кәч, җиде сыер күбенүдән шартлап ярылды. Сугыш башлану мәхшәре өстенә халыкка сыерсыз калу хәсрәте дә өстәлде. Менә шушы аянычлы хәл 91нче яшем белән барсам да, бүген дә күз алдымда тора әле.

Мөнирә Сафина, Олы Шыңар авылы:

ин 1929 елгы. Сугыш башланган дигән хәбәрне ишетеп әти-әниләрнең ничек хәвефләнгәннәре бүген дә күз алдымда. Авылдагы мәхшәрне сүзләр белән генә аңлатып булмый. Сугышка озаткандагы елашу, балаларның әтиләре итәгенә сарылып барулары искә төшсә, бүген дә тәннәр чымырдый. Әтиемнең дүртенче сугышка барам бит инде, дип өзгәләнүен хәтерлим. Фин сугышында пуля үпкәсен үтәли тишеп, каты яраланып кайткан булган. Саулыгы чамалы булгач, әтине беренче көннән үк алмадылар. Декабрь аенда аңа да чакыру хәбәре килде. Бер әнигә биш бала калдык. Әтине сугышка кертмәгәннәр, мастерскойда эшләдем дия торган иде. Ачлыкка тилмереп үстек. Шыңарда болыннар күплеге ачка үлүдән коткарып калды. Әни белән атлык җыеп пешереп, берәр ашлык итеп түгәрәкләп, кар базына тө­шереп куя идек. Менә шундый сынаулар күргән буын без. Бүгенге тыныч көннең кадерен белергә кирәк! Сугыш афәтләрен күрергә язмасын!

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев