Сүз иреген кысу түгелме?
Мәскәүдә Таганка суды илдә “Телеграм” каналын ябу турында карар чыгарган. “РИА-Новости” хәбәр итүенчә, суд әлеге эшне ярты сәгать эчендә тикшергән. Билгеле булганча, моңа кадәр “Телеграм” мессенджерын ябуларын сорап, “Роскомнадзор” судка мөрәҗәгать иткән иде. “Роскомнадзор” һәм ФСБ вәкилләре әйтүенчә, “Телеграм”ның шифрлау ачкычларын күрсәтергә теләмәве җәмгыятькә куркыныч тудырырга мөмкин. Мессенджер вәкилләре исә суд карарына шикаять белдерергә җыенулары турында хәбәр иткән. Бу сүз иреген кысу түгелме?
Илдар Гарипов, банк хезмәткәре (Казан):
– Сүз иреген кысудырмы-юкмы, анысын әйтә алмыйм, вә ләкин социаль челтәрләрдәге гайбәт бүген, миңа калса, кешеләрнең аңын томалый башлады. Чөнки бөтен тикшерелмәгән вакыйга, гайбәткә баеп, кабара-күперә, әллә нинди кара төсләргә буяла, имеш-мимешләр тудыра. Иң куркынычы журналистиканы да шул социаль челтәрдәге ярым-йорты хәбәрләр белән бутый башладылар. Кайбер журналистлар социаль челтәрләргә нигезләнеп әллә нинди аналитик мәкаләләр урнаштыра. “Тузга язмаганны чын булса да сөйләмә” ди татар халык мәкале. Иллә дә хак сүзләр. Бүген информация ташкыныннан башны страус кебек, комга тыгасы килә башлады инде. Хәтта ил башлыклары да челтәрдә “твит” җибәреп кенә аралаша. Соңгы вакытта күбрәк газеталардан хәбәрләр алырга тырышам. Алар ташка басылган, авторлары бар. Шулай булгач, җаваплылык та бар. Башкаларга да газета укырга киңәш итәр идем, чөнки анда тикшерелмәгән информация кермидер дип ышанам.
Равил Хәйруллин, пенсионер (Спас районы):
– Мин интернетта, челтәрләрдә утырмыйм, андагы яңалыкларга ышанмыйм, бары тик ватсапта гына, туганнарым белән генә аралашам. Бер ”Телеграм”ны ябу сүз иреген кысу дип әйтә алмыйм, хәзер үз сүзеңне әйтергә мөмкинлекләр җитәрлек. Телевизордан “Время” тапшыруын карап алам, ТНВдан Татарстан хәбәрләрен калдырмыйм. Ә ул челтәрләрнең мәгънәсен дә аңламыйм һәм кирәк дип тә тапмыйм. Бик күп алар. Халык шунда бәйләп куйган кебек утыра. Ул челтәрләрне мин киметү ягында. Балалар да күбрәк урамда булырлар иде.
Искәндәр Сираҗи, журналист:
– Бу – турыдан-туры сүз иреген кысу. “Тайна переписки”, ягъни интернетта язышу серен ачарга тырышу бер яктан көлке дә тоела миңа. Чөнки шушы ук вакытта зур түрәләрнең милекләрен күрсәтмәү мөмкинлеген бирә торган карар да кабул иттеләр. Ягъни кешеләрнең үзара сөйләшүе карак түрәләрнең милекләрен яшерүеннән куркынычрак булып чыга. Мондый хәл дөньяның бер генә илендә дә юк. Бәлкем Зимбабве, Никарагуа кебек илләрдә бардыр ул. Ләкин Россия бит алар алдында, без – демократик ил, дип күкрәк суга. Демократик илдә кеше хокуклары сакланырга тиеш. Кеше хокукларының берсе – конституциядә язылганча, язышу серен саклау. Шулай булгач, милек мәсьәләсе ачык, язышу сере ябык булырга тиеш. Шунысы да бар, “Телеграм”ны ябу турындагы карар халыкны тыя алмый. Аннан күренми торган иттереп файдалануның җаен таптылар инде. Мин үзем “Телеграм”дагы аноним каналларны беркайчан да җитдигә санамадым, аларның куркынычын да күрмим. Мин монда интернетны тулаем ябуның беренче адымын күрәм. Аннары илне тимер рәшәткәләр белән әйләндереп алу гына кала.
Ландыш Әхмәтгалиева, эшмәкәр (Алабуга районы):
– Шәхсән үземең Telegram каналыннан файдаланганым булмаса да, “Роскомнадзор”ның аңа ни өчен бәйләнүен чамалыйм. Каналның администраторларына Россиядә теркәлергә, җибәрелгән хәбәрләрне сакларга кушылган икән, нигә бу таләпне үтәмәскә? Белүемчә, эш судка барып җиткәнче, социаль челтәр әллә ничә тапкыр кисәтелде. Әмма Telegram “атасы”, миллионер Павел Дуровның гына нигәдер моның белән килешәсе килмәде. Минемчә, җинаятьчеләр, боевиклар, наркотик сатучылар кебек төрле җинаятьчеләр үз иткән каналны ябу безнең өчен – гади халык өчен әллә ни зур югалту булмастыр. Кеше хокукларын кысу бу, дип төкерек чәчүчеләр, шуларның тегермәненә генә су коеп, үзләренең үк иминлеген онытып җибәрәдер, дигән фикердә мин. Төптән уйлап фикер йөрткән кеше мондый каналның ябылуын хуплар гына дип беләм. Европа һәм Америкада да интернет аша аноним хәбәрләр таратуны тыю турында уйланалар икән, Мәскәүнең Таганск район суды “Роскомнадзор”ның Telegram каналын ябу турында дәгъвасын канәгатьләндереп, бик дөрес эшләгән, дигән фикердә торам.
Рәмис Латыйпов, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш редакторы:
– Мин Телеграм ябылыр дип уйламыйм. Минем фикерем шундый. Ябылмый икән, аңа реклама гына булачак. Телеграм сүз ирегеме дигәндә – бик бәхәсле әйбер. Беренчедән мин телеграм каналларда "менә бу сүз иреге ичмасам" дигән мәгълүмат күргәнем юк. Анонимлыктан файдаланып, кешегә пычрак ыргытуны сүз иреге дип әйтеп булмый. Инде СМИларда чыккан мәгълүматка нигезләнгән уйлануларны да сүз иреге дип әйтә алмыйм. Мин “Менә бу мәгълүматны Татарстандагы бер генә ММЧ” да бастырмаячак дигән телеграм канал мәгълүматын күргәнем юк. Билгеле, берәр кызның Инстаграмдагы ярымшәрә фотосы кырыена “карагыз бу фахишәне” ише язу куеп язучы ММЧ табылмаска мөмкин, әмма сүз иреге булмаганга түгел, ә моны әхлаксызлык яки кирәксез әйбер дип тапканга.Сүзем шул – булган чараларны файдаланырга кирәк. ММЧ күп һәм күптөрле, өстәвенә социаль челтәрләр бар. Телеграм ябылса, анда эшләргә ияләнгән кешеләргә башкасына ияләнү кыен булачак, шул гына. Сүз иреген кысу хисен тоярмын дип уйламыйм.
Фото: скриншот с сйта телеграм
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев