Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Театр – җан азыгы

    Әлфия Якуб кызы Хәсәнова 1952 елның 5 июнендә Чәбки-Саба авылында туа. Урта белем алганнан соң, Казан мәдәният һәм сәнгать университетының режиссерлар әзерләү бүлегенә укырга керә. Аны уңышлы гына тәмамлап, туган ягына әйләнеп кайта һәм Саба яшь тамашачылар театрына нигез сала. 1979 елда Әлфия Хәсәнова Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрына артистка итеп эшкә чакырыла. Ул биредә беренче рольләре аша ук ( Мөслимә – Т. Миңнуллин “Кырларым-тугайларым”, Зилә – Р.Хәмид “Кайтыр идем”, Зөбәрҗәт, Сәлви – Н. Исәнбәт “Хуҗа Насретдин” һ.б.) үзен чын-чынлап таныта, тамашачылар мәхәббәтен казана. Миңа танылган якташым белән әңгәмә кору бәхете елмайды.

    Әлфия ханым,  театр сез­нең балачак хыялыгыз идеме?

      -Театрда быел  кырыгынчы сезонга керәм. Мәктәптә укыганда  кибетче, я артист булам дип уйлый идем. Татар әдәбияты белән бик иртә таныштым. Ул елларда шигырь сөйләү модада иде. Авылдашым Разия белән  ярыша-ярыша өйрәнә идек. Муса Җәлил, Һади Такташ  шигырьләрен, “Моабит дәфтәрен”  яттан белә идем. Татар теле, әдәбиятын ярату зур сәхнәгә китергәндер дип уйлыйм. 

    Белүемчә, сез үзегез дә иҗат итәргә яратасыз. Тормышыгызны шигърият белән бәйләргә уйлаганыгыз булдымы?

      -Юк, һичкайчанда. Әйе, мине әти-әниемнең  бик тә Ленин укыган университетның  татар теле бүлегенә кертә­селәре килде. Әнинең иптәш кызы шунда укыта иде. Мин һич тә анда барырга теләмәдем. “Әгәр керә алмасаң, хәзерлек курсында укырсың”, - дип хәтта миңа колхозчыларның  хезмәт көне  язылган кәгазьгә (элек минимум хезмәт көннәре языла иде)  хәтле алып кайтып биргән иде. Шул кәгазь белән колхозчы балаларын гына алалар иде. Язу-сызу кешенең “хобби”е булган кебек, мин дә кайчакта бер-ике сүз генә төшереп куям.

    Театр карьерасын башлап җибәрүегез, аннан соң тормышыгызның кайсы якка  үзгәрүе турында да сөйләп уза алмассызмы икән?

      -Һәр эшнең үз авырлыклары инде, шулай ук сәхнә тормышы да бик катлаулы ул. Тышкы яктан ялтыравыклы булып куренсә дә, анда тамашачы күзенә күренмәгән бөтенләй башка агым ага. Шул агымга каршы бара алырлык көчең булса, яшьләрне  үзең узып киткәндә сөйләшүләреннән туктап, үтеп киткәнеңне көтеп торырлык итә алсаң, әйе, сәхнә синеке була. Аны сүз белән генә аңлатып булмый. Сәхнә артында әле бик күп язылмаган законнар хөкем сөрә. Киемең дә, үз-үзеңне тотышың да,  белемең дә, җыеп кына әйткәндә, синең һәр өлкәдә үз фикерең, үз сүзең һәм үз карашың булырга тиеш.  Республикадагы  яңалыклар,  дөньяви үзгәрешләр, районың нинди халәт кичерә –  театр артистлары шушыларның барыннан да хәбәрдар булырга тиеш. Белемсезлегең сәхнәдән күренә.

    Сез килгәндәге театр белән хәзер­гесенең аермасы бармы? Киләчәк театрын ничек күз алдына китерәсез?

      -Билгеле инде, аерма  җир һәм күк арасы. Мин килгәндә республиканың күчмә теат­ры иде, аннан драма һәм комедия театры булды. Инде бүген  Казанның иң күркәм урынын биләп торучы, быелгы сезонда 85 еллык юбилеен билгеләп үткән,  халыкның яраткан К.Тинчурин исемен­дәге драма һәм комедия театры. Ул – безнең халкыбызның мирасы. Килә­чәк –  үзебезнең кулда. Те­ле­без бетмәсен, миллә­тебез югалмасын, зыялы, тәр­бияле балалар үстерергә телибез икән, татар театрлары бетәргә тиеш түгел. Кешенең яшәеше өчен ашау-эчү кирәк, керләнсәк, мунча кирәк. Ә рухыңа көч, җаныңа чистарыну кирәк булса кая барасың? Кешегә җан азыгы булып торган театр – безнең якты киләчәгебез. Шуның өчен дә, театрларыбыз яшә­сен, гөрләп чәчәк атсын!

    Алинә   Әхтәмҗанова,  

    Сатыш урта мәктәбенең

    10 сыйныф укучысы.

    Фото: Фәридә Вилданова

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: