Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

“Телләрне ирекле сайлап уку – алдау”

Узган елның көзендә Россиядә тел низагы калкып чыккан иде. Милли республикаларда, аеруча Татарстанда җәмәгатьчелек прокуратураның, мәктәпләрдәге татар теленең укытылуы артык күп, ул ихтыяри булырга тиеш, дигәне белән килешмичә көрәшеп карады, урам җыеннары, пикетлар булды, петиция, мөрәҗәгатьләр кабул ителде. Халык уянды, әмма түрәләр башкача карар кылды.

Соңгы көннәрдә исә татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укыту мәсьәләсе тагын калкып чыкты. Ә РФ Дәүләт Думасының алты депутаты, милли телләрне укыту Рос­сия­нең дәүләт телен үзләш­терүгә зыян салмаска тиеш, дигән сылтау белән республикаларның милли теллә­рен укыту бары тик укучы­ларның һәм аларның ата-аналары теләге белән генә булырга тиеш дигән закон проектын тәкъдим итте. Бу хакта милли мәгариф белгече, физика-мате­матика фәннәре кандидаты,  Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәре Марат ЛОТФУЛЛИН белән сөйләштек.

 
– Марат әфәнде, Мәскәүдән янә туган телләргә кагылышлы хәбәрләр ирешеп тора. Федераль үзәктә укыту стандартларына үзгәрешләр кертү эше­нә алындылар. Башлангыч мәктәп­ләр өчен телләрнең ни рәвешле укытылырга тиешлеген хәл итәләр. Сез бу документны укыдыгызмы?

 
– Әлбәттә, укыдым. Сүз белем бирүдә федераль дәүләт стан­дар­ты­ның башлангыч мәктәпләр өчен яңа варианты турында бара. Дөрес, ул искесеннән әллә ни артык аерылмый. Элек ул стандартларда милли республика­ларның дәүләт телләре исәпкә алынмаган иде, хә­зер ул туган телләр өлешенә кер­тел­гән.  Дәү­ләт  телләре туган тел­ләр өле­шен­дә укытыла ала диелгән. Дәүләт теле, безнең очракта, ул – татар теле, туган телдән аерым укытыламы, әллә туган телләр белән бергә исәпләнәчәкме – монысын мәктәп хәл итәчәк. Туган телләр уку программаларының мәҗбүри өле­шенә кергән, әмма дәүләт телләре турында ләм-мим.


Шулай ук бер мөһим пункт бар:туган телләр арасына урыс теле предметы да кергән. Ул туган тел­ләр рәтеннән укытыла ала ди­елгән. Моны ничек тормышка ашырырга җыеналар соң?! Мәктәпнең бер сыйныфын күз алдына китерик әле. Татарлар – татар, урыслар урыс телен сайлады дип уйлыйк. Бер үк сыйныфта балаларның бер өлеше урыс телен 6 сәгать укый, икенче яртысы 9 сәгать укый булып чыга. Урыслар урыс телен 3 сәгатькә артык укый булып чыга бит. Күбрәк укыганы, билгеле, алга киткән, белемнәре тирәнрәк була. Ягъни бер сыйныфта икенче сортлы укучылар барлык­ка килә. Мондый очракта, әлбәттә, татар ата-анасы баласы­ның урыс телен укуы хәерле дип фикер йөр­тә­чәк. Татар баласы туган тел буларак урыс телен сайлаячак. Әйе, бүген татар телен туган тел дип сайлау­чы­ларның саны 70 процент тирәсе, ди. Әмма иманым камил, бер-ике елдан соң татарның 100 проценты туган тел дип урыс телен укыячак. Туган тел, вөҗдан дип яшәүчеләр булыр ул, әмма андыйлар да юкка чыгачак. Шуңа да федераль укыту стандартларының туган телләр исә­бенә урыс телен дә кертү  бер зур куркыныч булса, икенчесе ул –  республикаларның дәүләт теллә­рен  мәҗбүри өлеш­кә кертмәү.


Урыс теле туган телләр рәтенә керә икән, бу балаларның туган тел­ләр исәбенә урыс телен өйрә­нәчәк дигәнне аңлата. Шулай булачагы көн кебек ачык, чөнки урыс теленнән БДИ бирелә, урыс теле баллары югары уку йортларына укырга кер­гәндә исәпкә алына. Балаларга, ата-аналарга туган телләр арасыннан сайлау мөмкинлеге бирелә икән, алар урыс телен сайлаячак. Әл­бәт­тә, бу гаделлекне боза, чөнки урыс теле предмет буларак мәҗбүри укы­тыла, туган телләр исәбенә дә  керә урыс теле укыту Конститу­ция­дә каралган телләр тигезлеген боза, бер халыкны икенчесеннән өс­тен куя.


– Мәскәүнең, милли республика теләкләрен исәпкә алып, федераль укыту стандартларын үзгәртәчәгенә өмет бармы?


– Белем бирүнең федераль дәүләт стандартларын РФ Мә­гариф һәм фән министрлыгы кабул итә, моны махсус комиссия башкара. Менә бу комиссия баш­каларның фикерен исәпкә алырга да, күз дә йомарга мөмкин. Чынында алар мил­ли републикаларга бу документны экспертизага җибәрергә тиеш. Аның тәртибе шундый. Әлегә бу документ республикага килмәде дип беләм. Шунсыз кабул ителә икән, бу очракта РФ Генераль прокуратурасына мөрәҗәгать итәргә була. Моңа кадәр федераль үзәк Татарстан, башка милли республикалардан тыш бу документны кабул итмәде, безнең төбәк өчен мөһим булган өлешләрне яздык һәм федераль укыту стандартларын өлешчә керттердек.


Тәэсир итә алабызмы, юкмы дигәннән. Әлбәттә, социаль чел­тәр­ләрдә Мәскәү сәясәтен сүгеп, үзара аралашып пар чыгарып кына проблема чишелми.  Бу мәсьәлә Мәс­кәү­дә хәл ителергә тиеш. Безнең Мә­гариф министр­лыгының, федераль үзәккә барып, милли респуб­ли­каларның, урыс булмаган халык­ларның мәнфә­гатьләрен яклап, безгә кирәкле маддәләрне документка кертүгә ирешүе кирәк. Мо­ңа кадәр гел шулай эшләнде дә. Ка­зан – Мәскәү юлына тузан төш­мәде. Бүген дә бу эш шулай хәл ителергә тиеш.


Уйлап карагыз: республикадагы дәүләт  телләрен ихтыяри өлеш­тә генә өйрәнү, ә урыс дәүләт телен мәҗ­­бүри өлештә укыту – халык­ларның телләрен төрле дәрәҗәгә кую. Бу Россия Консти­туциясенә каршы килә. Анда телләр, аларны куллану шартлары бертигез дип язылган. Татарстан Россиянең дәү­ләт теленә башка халыкларның тел­ләрен өйрәнү комачауламаганын ника­дәр исбатлый алыр – белмим. Әмма ятып калганчы атып кал, дигән әйтем бар. Без үз сүзебезне әйтергә тиеш.


– Бер яктан федераль укыту стандартларының яңа варианты язылуы билгеле булды, аннан соң гомумән  РФ “Мәгариф турында“ законына үзгәрешләр тәкъдиме пәйда булды. Яңа закон проекты нигезендә туган тел­ләр ихтыярига кала. Җит­мәсә, бу закон проектын тәкъ­дим итүчеләр­нең барысы да диярлек – милли республикалардан сайланган депутатлар. Бу федераль укыту стандартларын юкка чыгара дигән сүзме?


– Кемнәр тәкъдим иткәне мөһим түгел, алар – йомышчы ке­шеләр. Яңа закон проектының тө­бендә халыкларны, телләрне гра­дациягә бүлү ята. Халыкларны төр­ле сортларга аеру Россия Кон­сти­туциясенә дә, халыкара законнарга да, кешелекнең әхла­кый нормаларына да каршы килә. Бу – фашизм күренеше. Яңа закон проектында туган телләр­не укыту, туган тел­ләрдә уку ирекле һәм бу 9 нчы сыйныфка кадәр генә булырга мөмкин дип язылган. Дәүләт тел­ләрен укыту каралган, әмма ул урыс теленә зыян китермәскә тиеш диелгән. Туган һәм республи­калар­ның дәүләт тел­ләрен укыту бары тик факультатив формада гына каралган. Факультатив фәннәргә исә дәүләт исәбенә дәреслекләр алу каралмаган. Ягъни аларны йә мәктәп, йә ата-ана сатып алырга тиеш булачак. Факультатив фән­нәр өчен бюджет исәбенә бел­гечләр әзерләнми, чөнки ул – бары тик мәктәп компоненты. Бу закон тормышка ашса, татар теле укытучысы булам дигән кеше үз кесә­сеннән түләп кенә белем алачак.


Бу – коточкыч зыянлы закон проекты. Татарстан Дәүләт Советы, РФ Дәүләт Думасындагы Татарстан депутатлары да, республика җитәк­челәре дә, халык та үз фикерен әйтергә тиеш. Шәхсән үзем бу закон проектын тикшердем, экспертизамны, фикерлә­рем­не Мәскәүгә җи­бәрдем. Халык бу очракта дәшми калырга тиеш түгел. Бу закон халыкларны төрле сортларга бүлүне законлаштыра, моңа риза булып калу – үз-үзебезне мыскыллау. Кирәк икән халыкара оешмаларга ка­дәр җитәргә тиешбез. Бу татарга гына кагылмый, куркыныч барлык милли республикаларга да яный.


– Мәскәүдәгеләр ни өчен шулкадәр милли телләрдән курка?


– Мин аны чынында аңла­мыйм, бу – мантыйкка сыймый торган күренеш. Ольга Артемен­коның гына сүзлерен әйтә алам. Аныңча, телләр урыс булмаган халыкларны мобилизацияли, аларны Россиядән аерылып чыгуга әзерли. Әмма бу – уйдырма, татарлар бөтен Россиядә яши. Бу ил – татарлар җире. Кая аерылып чыксын соң алар? Тел­ләргә каршы көрәшүчеләрнең бө­тен курыкканы – татарларның ида­рә­гә килүе. Кызганыч, Ольга Артеменко һәм аның тарафдарларының туган телләргә каршы эшләве озак еллар дәвам итте һәм алар максатларына ирешеп бара.


Аларның “тырышлыгы“ законлаштырыла. Россиянең милли сәя­сәт стратегиясе кебек мөһим документ бар, менә анда да үзгәрешләр кертеләчәк. Мәга­риф өлкәсенә кагылган өле­шендә моңа кадәр мәктәпләрдә икетеллелекне үсте­рү, куллану, аның өчен барлык шартлар тудырылырга тиеш, дип язылган иде, хәзер бу сүзләр юк. Бу стра­тегиядә урыс булмаган халык­лар­ның телләренә урын юк.


– Марат әфәнде, җитәкче­ләр дә, халык та үз сүзен әй­тергә тиеш дисез, әмма Та­тарстанның мәгариф һәм фән министры Ра­фис Борһанов, гаи­лә институты телне өйрә­нүдә тулы көчкә кулланылмады, туган телне өй­рә­нүдә гаи­лә роле мөһим, дип әң­гәмә бирде. Тел өйрәнүне гаи­ләгә генә кайтарып калдыру нәр­сәсе белән куркыныч?


 – Бу яңа фикер түгел, безгә гомер-гомергә, үз телегезне өе­гездә өйрәнегез, дип әйтеп кил­деләр. Тик мондый юлдан китсәк, телсез калабыз дигән сүз. Мәга­риф системасының максаты – кешелек дөньясының тәҗрибәсен яңа буыннарга тапшыру. Һәр буынны өйрә­тергә кирәк. Телләр дә өйрәтелә. Һәр кешене дәүләт мәҗбүри укыта. Дөньяда туган телләрне саклаучы бер генә чара бар – аларны бакчада, мәктәптә өйрәнү. Туган телне белү иң зур белем санала. Туган телне белмәгән кешегә белем турында документ тапшырылмый. Безнең тү­рәләр Сингапурга бик күп йөрде, бу дәүләтнең тәҗрибәсе турында күп сөйлиләр. Әмма аның ниге­зен­дә кешенең туган телен белү дәрәҗәсе ята бит. Туган телдән имтихан бирмисең икән, 7 нче сыйныфка күчә алмый­сың. Болонья системасында да шул ук хәл.


Бездә еш кына үрнәк итеп Финляндия, Австралия татарларын ки­терәләр, мең татар туган телен саклап калган, диләр. Әйе, бу шулай, әмма алар арасыннан шагыйрь, язучылар, җырчылар чыктымы? Безгә бит үз телебездә иҗат иткән, татар мәнфәгате буенча фәлсәфә, юриспруденция кебек башка фән­нәрне үстергән галимнәр ки­рәк. Кешелек дөнья­сында мәдә­ният өлкәсендә югарылыкка күтә­релгән­нәр ихтирамга лаек, без үз теле­бездә үсеш­кә омтылырга тиеш. Финляндия, Авс­тралиядәге кебек Казанда да татар телен белүче мең кеше калыр ул, әмма ул очракта алар халык булып исәпләнмәя­чәк.


Советлар Союзы чорында Казанда ни өчен татар теле юкка чыккан соң? Казанда да авылдан килеп яшәүчеләр күп булды, алар өйдә татарча сөйләштеләр, тик яңа буын гына татар телен белмичә үсте. Бакчада, мәктәптә татар теле булмаганга күрә, алар телләрен югалтты. Патша Рос­сиясендә генерал Муравьев: “Что не доделал русский штык, то доделает русская школа“, – дигән. Россия Федера­ци­ясендә бу хәл кабатланмаска тиеш. Мәктәп системасында татар теле калмый яки ул факультативка әйләнә икән, тел бетә­чәк. Ә бетмәс өчен көрәшү кирәк. 
 

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мө­хәм­мәтшин фикеренчә, татар телен ирекле укыту җәмгыятьне икегә аерды һәм аны гамәлдән чыгарырга кирәк. ТАСС хәбәрче­сенә биргән интервьюсында ул шулай дип белдерде.

 
“Без тыю, чикләү юлы белән уртак фикергә килә алмавыбызны аңлыйбыз. Россия Мәгариф һәм фән ми­нистрлыгы, министр Ольга Васильева белән 
яңа Федераль белем бирү стан­дартларын гамәлгә кертү юнәлешендә эшлибез инде. Татар телен ирек­ле укытуны гамәлдән чыгарырга кирәк, чөнки ул урыс һәм татар халкы ара­сында чөй какты“, – диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин “Бердәм Россия Яшь гвардиясе“ әгъзалары алдында ясаган чыгышында билге­ләп үткәнчә, гамәлдәге Фе­­­дераль белем бирү стан­­дартлары (аның ни­гезендә    Россия халыкла­ры­­­ның милли телләре ирекле нигездә һәм ата-аналар­ның ризалыгы бе­лән укытыла) “кыенлыклар тудыра“ һәм республикада яшәүчеләрнең күбесендә “аңла­шыл­мау­чанлык китереп чыгара“.


2017 елның көзендә ТР Дәүләт Советы депутатлары республика мәктәп­ләрендә татар телен атнасына ике сәгать укытуны яклап тавыш бирде. Укучылар дәресләргә ата-аналарның язма килешүе нигезендә ирекле рәвештә йөриячәк. Моңа кадәр төбәк мәктәпләрендә татар теле мәҗбүри укытыла иде.

Фото: http://vatantat.ru

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев