Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Яман авыру белән көрәшүче Гөлназ Даутова: «Аллаһы Тәгалә пышылдый, мин язам»

    Игътибарыгызга Гөлназ Даутованың күптән түгел “Идел” басмасына биргән интервьюны тәкъдим итәбез:

    Шагыйрә һәм моңлы җырлар, көйләр авторы Гөлназ апа Даутованы бик күптәннән-үзем мәктәптә укыган чакта төрле җыр бәйгеләрендә, фестивальләрдә чыгыш ясаган вакыттан ук беләм. Ул һәрвакыт үзенең ачык һәм киң күңелле булуы белән аерылып торды. Бүгенге көндә дә йөзеннән елмаю китми. Хәзерге вакытта ул – йөзләгән җырлар авторы. Гөлназ Даутова иҗат иткән җырларны татар эстрадасының гына түгел, башкорт эстрадасының да танылган йолдызлары башкара.

    Гөлназ апа, үзегез белән якыннанрак таныштырсагыз иде.
    Тумышым белән Мамадыш районы Козгынчы авылыннан. 1980 елларда әти-әнием белән Түбән Кама районы Югары Чаллы авылына күчеп килдек. Бүгенге көндә Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итәм.

    Кечкенә Гөлназ кем булырга хыялланган икән?
    Табиб булырга хыяллана идем. Балачакта “магазинлы” һәм “врачлы” уйнаганым әле дә исемдә…

    Җыр яза башларга сезне нәрсә этәрде?
    Дөресен генә әйткәндә, ни дә булса этәрде дип тә әйтә алмыйм, үзеннән-үзе килеп чыкты. Минем әтием — баянист. Үземдәге әлеге талантны әтием үргән тал бишекләрдә тирбәлеп үскәнгә барлыкка килгәндер диеп уйлыйм. Әтиемнең әтисе — талантлы җырчы, ә әнисе — мәрхүм әбием — җырчы һәм гармунчы иде. Әни ягыннан да бабам җырчы иде. Нәселдән килгән сәләтне Аллаһ тәгаләнең рәхмәте белән дәвам итүче мин. 15-20 ел элек җыр яза башладым, ләкин аларны чыгармый идем. Берничә ел элек, бик күп популяр җырлар авторы, шагыйрь һәм композитр Хәмид Мәткәримов минем иҗат җимешләремне дөньяга алып чыгарга тәкъдим итте. Берничә шигырьне укыганнан соң, ошатты һәм аларга көй язып карады. Аннары әкренләп үземнең җырларны чыгара башладым. Һәм менә бүгенге көнгәчә иҗат эше белән шөгыльләнәм.

    Иң беренче язган җырыгызны хәтерлисезме?
    “Җаным минем” җыры. Әлеге җырның сүзләрен иҗат иткән идем.

    Музыка язган вакытта нинди хисләр кичерәсез?
    Төрле вакытта төрле хисләр кичерәм. Мин җырларны үземнең тормыштан чыгып кына язмыйм. Тормышыма бәйләнеше булмаган хис-кичерешләргә бәйле рәвештә дә җырлар иҗат итәм.

    Сезнең җырларны кемнәр башкара?
    Габделфәт Сафин, Гүзәл Уразова, Айдар Галимов, Айгөл Бариева, Эльмира Сөләйманова, Илдар Әхмәтов, Ләйсән Гыймаева, Илдар Хәкимов, Римма Никитина, Ландыш Нигъмәтҗанова, Сиринә Зәйнетдинова һәм башка җырчылар. Санап китсәң, алар бик күп. Шулай ук башкорт эстрадасының да күп кенә танылган җырчылары башкара.

    Гөлназ апа, сез композитр гына түгел, күп кенә шигырьләр авторы да. Күңелегезгә кайсы якынрак: шигырь язумы, әллә музыка иҗат итүме?
    Күңелемә икесе дә бер дәрәҗәдә якын. Көй иҗат итүне дә, шигырь язуны да – икесен дә яратып башкарам.

    Шигырь язар өчен илһамны кайдан аласыз?
    Аллаһы Тәгалә бирә. Көйләрне дә, сүзләрне дә Аллаһы Тәгалә пышылдый, ә мин язып кына барам. Барысы да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм аның ризалыгы белән туа. Талантны да, көчне дә бары Ул гына бирә. Әлбәттә, илһам төрле вакытта килә. Иртәнге өчтә йоклап яткан җиремнән дә, хәтта, юлда барганда да ниндидер көй яки шигырь юллары туа икән, онытылмасын өчен, туктап, язып алам яки көйне диктофонга яздырып куям.

    Хәзерге эстрадага бәйле, еш кына бездә яхшы җыр юк, дигән тәнкыйди фикерләрне ишетергә туры килә. Сезнеңчә, яхшы җыр нинди булырга тиеш соң? Җырларны яхшы һәм начарга аеру дөресме?
    Тәнкыйтьчеләр һәрвакыт булырга тиеш, минемчә. Һәрбер сферада ниндидер юнәлеш, омтылышларга илтүче тәнкыйтьләр булырга тиеш. Шәхсән үзем, җырчыларны да, алар башкарган җырларны да яхшы һәм начарга бүлмим. Төрле сферадагы җырлар һәм төрле сферадагы артистлар булырга тиеш. Бу бертөрлелекне булдырмау өчен кирәк. Елата торган, көлдерә торган җырлар, мәгънәле һәм, кайвакыт, мәгънәсезрәк җырлар да булсын, чөнки кызык ул. Егетме-кызмы, олымы-кечеме, мөһим түгел, төрле җырчылар булсын. Барыбер һәрбер җырчының үз аудиториясе һәм яраткан тамашачысы була.

    Хәтеремдә, берничә ел элек сез төрле фестивальләрдә, концертларда чыгыш ясый идегез. Бүгенге көндә дә җырлыйсызмы? Киләчәктә зур сәхнәләрдә чыгыш ясарга уйламыйсызмы?
    Әйе, үзешчән җырчы буларак, хәзерге вакытта да төрле концертларда, бәйрәмнәрдә җырлап йөрим. Зур сәхнәгә килгәндә… Барысы да Аллаһы Тәгаләдән тора. Боерган булса, бәлки менеп тә китәрмен. Бүгенге көндә җырчы булу өчен бик күп акчалар кирәк. Әлбәттә, акчаң булса, бар да була. Радио һәм телевидениедә реклама бирү, ротацияләр — барысы да акчага корылган. Матди яктан мөмкинлеге булган кеше радио-телевидениегә кертә, ләкин минем андый мөмкинлегем юк. Мин иҗат иткән җырларны артистлар башкарсын, тамашачыларым ишетсен өчен, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән зур авыруларны җиңеп чыктым. Күрәсең, “синең әле ачыласы талантларың бар”, дигәндер. Язган шигырьләрем, җырларым мине канатландыра, яшәргә көч бирә. Иҗат миңа көндәлек тормышымда кыен вакытларны онытырга ярдәм итә.

    Киләчәккә нинди теләктә каласыз?
    Һәрбарчабызга бәхетле, шатлыклы, куанычлы озын гомер телим. Әти-әнием, балам, үзем, якыннарым һәм дусларым сау-сәламәт булып, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә язсын. Мин һәрвакыт яхшы теләкләр генә телим. Ташка аш белән атарга тырышам.

    http://idel-tat.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: