Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

“Үзгәрергә вакыт!”

“Болгар радиосы”ның “Иртән­ге чәй” тапшыруы бер айлык ялдан соң кабат эфирга чыкты. Аның алып баручылары Илфак Хафизов, Рөстәм Гайзуллин һәм Индира нинди планнар белән эш­кә керешкән? Бу хакта “Иртәнге чәй” тапшыруының продюсеры һәм алып баручысы Илфак Хафизов белән сөйләштек.

– Илфак, “Иртәнге чәй” тапшыруында үзгәрешләр булачакмы?


– Үзгәрешләр яңа сезоннан, ягъни 1 сентябрьдән булачак. Көз җитү белән, “Иртәнге чәй”нең икенче сезонын башларга исәп. Яңалыклар сә­хифәләрдә, уеннарда һәм уен тәртипләрендә көтелә. Былтыр күтәрелгән сораулар быел актуаль түгел, көн кадагында булган мәсь­әләләргә игътибар биреләчәк. Беренче сезонда кереп чумдык та йө­зәр­гә өйрәндек. Хәзер инде әзме-күпме йөзә беләбездер дип уйлыйм. Үзебезнең амплуабызга хас яңа үзенчәлекләр кертергә вакыт җиткәндер. Мәсәлән, Рөстәм сезон ахырында гына барлыкка килде, быел аңа багышланган сәхифәләр булачак. “Индира үзенчәлекләре” дә яңартылачак.  Эш сәгате шулай ук кала: дүшәмбедән җомгага, иртәнге 7дән 10га кадәр. Эфирдан тыш та “Иртәнге чәй” бәйгеләре үткәрелер дип көтелә. Шулай итеп, уртага салып, бәхәсләшә-бәхәсләшә, еллык планны төзү белән мәшгульбез.


– “Иртәнге чәй”ләр “Болгар радиосы” оештыра торган төрле концерт-чараларда да катнаша бит әле?


– Нәкъ шулай. Концертлар гади генә булмасын иде. Шаярулар аша булса да кызыклы фикер, акыл, тәҗрибә җиткерергә кирәк. Радио продюсеры Ленар Кашафетдинов белән Яңа елга кадәр булачак барлык концертларның көннәрен, алып баручыларын билгеләдек. Сце­нарийларын үзем язам, Ленар төзәтмәләр кертә. Якын арада – 30 августта “Болгар радиосы”ның бәй­рәм концерты узачак. Зур шәһәр көне булгач, аны шау-шулы итеп, барлыгы алты алып баручы белән үткәрергә булдык. Аннан соң 29 сентябрьдә Чаллыда эстрада артистлары катнашында маҗара­ларга, кәеф күтәрүгә корылган кү­ңелле концерт булачак. Октябрьдә “Үткәннәр сагындыра” кон­цер­тының дәвамы көтелә. Бу юлы да вакыйгалар радиога бәйле булыр, чөнки асылыбыз шул. Ләкин ул заман кешеләрен без фотоальбом аша искә алачакбыз. Ноябрь аенда исә Яңа елга багышланган концерт оештырабыз. Аңа да күптән кызыгып йөргән идеям бар. Һәм иң мөһиме – 8 декабрь көнне “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы булачак. Аңа әзерлек эшләре бүгеннән үк бара.


– Радиода алып бару, сценарийлар язудан тыш тагын ниләр белән шөгыльләнәсең?


– Беренчедән, Казанның 10нчы мәктәбендә театр түгәрәге алып барам, театр белән бәйле конкурсларда катнашырга ярдәм итәм. Икен­чедән, ШАЯН ТВ каналы тәкъдиме белән “Таши маҗаралары” мульт­фильмын тәрҗемә итү, тавышландыру проектын җитәклим. Катлаулы, авыр эш булса да, мин аннан ләззәт табам. Өченчедән, театр училищесында сәхнә теленнән дә­ресләр бирәм. Дүртенчедән, КФУдагы “Мизгел” театр студиясенә баш режиссер итеп чакырдылар. Моннан тыш, клиплар төшерәм, шигырьләр, әкиятләр язам. Ни­һаять, ГИТИСны тәмамлаган беренче татар режиссеры Гомәр Исмә­гыйлев турында төшерелгән кино чыкты. Без аны ике ел элек төшер­гән идек, быел премьерасы булды.   

 
– К.Тинчурин театрыннан китүеңнең сәбәбе нидә? Кабат сәхнәдә уйнарга телисеңме?


– Театрда 9 ел эшләдем. Үсүдән туктадым, китәргә вакыт җиткән­дер... Ләкин мин театрдан читкә китмәдем, күршедә генә. Артистлар белән күрешәбез, аралашабыз. Бәл­ки кире кайтырмын, ләкин хәзер түгел. Дөньяга карашымны бераз үзгәртергә кирәк, кабатланырга яра­мый.


– “Болгар радиосы”нда үзең өчен нинди яңалык таптың?


– Радио – бөтенләй башка дөнья. Монда килгәч, барлык алып баручылар, хезмәткәрләр белән таныштым, аралаштым. Бер ел эчендә тәҗрибә тупладым. Күпне күрдем, күпне белдем, күпне өйрәндем. Мөмкинлекләр дә зур булды. Дө­ресен генә әйткәндә, моңа кадәр сценарий авторы буларак әллә ни язганым булмады. Ә радиода экспериментлар ясарга мөмкинлек бир­деләр. Мин туктарга җыенмыйм, эшләү теләге көчле. Яңа сезон экспериментларга бай булсын иде. Теләгем – тыңлаучылар башка радиоларны калдырып, безгә күчсен иде. Әлбәттә, тыңлаучыга “моны тыңла, аны тыңлама” дияргә ярамый. Шуңа күрә радиобыз үз юнә­лешендә сыйфатлы һәм күңелле энтузиазм белән эшләргә тиеш.


Җәйге ялда, чагыштыру өчен, төрле радиоларны тыңлап карадым. Әйтик, рус радиолары кү­тәр­гән темалар безнең татар халкына бармый. Мәхәббәт турында сөй­ләшергә була, ләкин мәхәббәтнең нинди булуы турында татарда сөй­ләшергә ярамыйдыр. Рус радиолары: “Беренче тапкыр кайда булды?” – дип сөйләшергә мөмкин, минем исә ул турыда сөйләшергә телем әй­ләнми.


– “Болгар радиосы” ешлыгында чыгучы “Тәртип FM” радиосына мөнәсәбәтең?


– Ике радионы да яратам, икесен дә тыңлыйм. “Тәртип FM” ра­диосының баш мөхәррире Ризәлә апа Исмәгыйлева һәрвакыт киңәш­ләрен бирә, аралашып торабыз.


– Илфак, татар телендә эш­ләүче радио алып баручысы буларак әйт әле: татар телен саклау өчен нәрсә эшләргә кирәк?


– Татар телен саклау өчен, “Мин татар телендә сөйләшәм, татар телен саклыйм!” – дип кычкырып йө­рер­гә түгел, ә татар телендә сөй­ләшергә, укырга кирәк! Яңа сезонда “Болгар радиосы”нда телгә багышланган яңа сәхифә булдырырга телим. Анда язучы-шагыйрьләрнең яңа әсәрләрен тәкъдим итү булачак. Халык укысын, сөйләшсен иде. Теге яки бу халыкның асылын тел аша аңлыйсың икән. Тәрҗемә белән шөгыльләнгәндә, моңа кабат инандым. Еш кына рус телендәге җөм­ләне татарчага тәрҗемә итеп сөй­ләшәбез. Миңа калса, бу – хата. Әй­тик, русларда берәр бәла-ка­задан качканда “бежим” диләр. Бездә “йөге­­рәбез” дип сөйләш­м­иләр, “качыгыз” диләр. Татар халкы, башкалар исән калсын өчен, үзен корбан итәргә әзер, дигән сүз бу. Без – үзенчәлекле халык, безнең үз асылыбыз бар.


– Киләчәккә нинди өметләр баглыйсың, нәрсә көтәсең?


– Ноябрь аен көтеп яшим. Ни өчен икәнен әлегә әйтмим. Алдан кычкырган күкенең башы авырта, диләрме әле?..


– “Болгар радиосы”н тыңлау­чыларга теләкләрең?


– Елмаю телим! Әгәр бүгенге вәзгыятьтә аларны елмайта алабыз икән, димәк, максатыбызга иреш­кәнбез!

Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X