Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

Зөһрә Вилданова: “Венгрлар ярдәмчел, тыныч халык”.

21 нче гасыр “шәкерте” үз илендәге укытудан гына канәгать булмыйча, төрле юлларын, ысулларын табып, чит илдә дә белемен арттыра. Кытай, Чехия, Германия кебек дәүләтләрдә белем алган танышларым күп. Күптән түгел генә бу списокка Венгрия дә өстәлде. Бу илдә белем алуга нәрсә сәбәпче булуын Зөһрәнең үзеннән сорадым.

Зөһрә, бик күпләр хәзер Кытай яисә АКШ ка укырга китәләр, ә нәкъ менә Венгрияне сайлауга нәрсә этәргеч ясады?Бу синең балачактан килгән хыял идеме, әллә берсенең дә анда барганы юк, мин барыйм әле диеп кенә очраклы рәвештә килеп чыктымы?

Минем һәрвакытта да чит илдә, бигрәк тә Европада укып карыйсым килә иде. КФУ да моңа кагылышлы күп төрле программалар бар, ләкин ничектер катнашырга моңарчы җае чыкмады. Быел 4курска җиткәч, соңгы мөмкинлегем дип КФУ сайтыннан төрле стипендияләр, грантлар карый башладым. Stipendium Hungaricum дигәне аеруча да күңелгә ятты. Стипендиясе дә, торырга тулай торагы да бар. Шулай итеп, документларны җыеп тапшырырга карар иттем. Берничә айдан нәтиҗәсе дә билгеле булды. Мин укыган уку йорты-Széchenyi István University (Изге Иштван  исемендәге университет) Дьёр шәһәрендә урнашкан иде.

Яңа укытучыларың, курсташларың белән уртак тел табу, андагы моһиткә ияләнү авыр булмадымы?

Юк, авыр булмады. Киресенчә, яңа кешеләр белән танышу, яңа җирләр күрү бик кызык иде.Гомумән алганда, без төрле илләрдән килгән студентлар белән укыдык. Аларның менталитетлары белән танышу бик кызык. Бервакыт төрле илләрдән килгән студентлар белән чәй эчәргә җыелдык. Һәр кеше нәрсә дә булса пешереп алып килде. Бразилия, Мексика, Эквадордан килгән студентлар чәй бик эчмиләр. Безнең өчен аларның сырникларны, баллы коймакларны соус белән ашаганнарын күрү бик кызык булды.

VD1CQVzc8n0

Яшәү ягыннан бернинди кыенлыклар тумадымы?

Кыенлыклар инглиз теле белән бәйле. Беренчедән, минем сөйләм теле начаррак иде, икенчедән, төрле илләрдән килгән студентларның акцентларын баштарак аңларга да читенрәк булды. Аннары үзеңнең Россиядән, әмма рус түгел, ә татар ( татар сүзе күпләр өчен монгол белән ассоциация тудыра)икәнеңне аңлатырга да авыррак булды.

Венгриянең үзгә табигате, архитектурасы, мәдәнияте ничек тәэсир итте?

Европаның һәр иле үзенчә матур. Бельгия-шоколадның туган иле. Шәһәр үзәгендә адым саен төрле-төрле шоколатьелар. Австрия үзенең архитектурасы, музейлары белән үзенчәлекле. Иң күзгә ташланган әйберләрнең берсе – Европада эмигрантлар бик күп.Дьёрда да, Будапештта да урамда еш кына концертлар була. Бәйрәм көннәрендә беркем дә эшләми. Ачык кибет тә табып булмый.

Баргач, менә шул җирләрдә булырга кирәк дип, язылган кәгазең бар идеме? Гомумән, буш вакытларыңны ничек уздырдың?

Махсус кая барырга дигән исемлек төземәдем, әмма башка Шенген илләрен күрергә теләгем бар иде. Шуңа да буш вакытларда сәяхәт иттем: Будапешт, Вена, Брюссельдә булдым.

Im3o9eUPbdI

Биредә башка халык, аның менталитеты да безнекенә охшамаган. Шуңа бәйле кыенлыклар тумадымы? Китәр алдыннан интернетка кереп, венгрлар турында досье укып, алар янында менә болай эшләргә, бу сүзне әйтергә ярамый дип язып бармадыңмы?

Венгрлар ярдәмчел, тыныч халык. Тулай торакта шундый гадәт бар: студентлар бер-берсен белсәләр дә, белмәсәләр дә исәнләшәләр. Тагын шуңа игътибар иттем: егетләр һәрвакыт диярлек ишектән чыкканда да, лифттан чыкканда да юл бирәләр. Венгрлар хәтта автобуска кергәндә шофер белән дә исәнләшәләр.

493QOK_HSo4

Әлеге сәяхәт синдә нинди хисләр калдырды?Әле моңарчы әти-әни яныннан бик еракка һәм бик озакка китмәгән кыз өчен бу үзенә күрә “тормыш мәктәбен” узу кебек булдымы?

Моңарчы бу кадәр озакка һәм еракка киткәнем юк иде. Шуңа да башта бик куркытты, ләкин тора-бара ияләндем. Безгә анда кураторлар билгеләнгән иде, проблемалар килеп чыкса гел ярдәм итеп тордылар.

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев