Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

11 яшьлек ир баланы бәрдереп качып киткән

Ир баланы Коләхмәтов урамындагы 17/1 йорты ишегалдында җомга көнне бәрдергәннәр.

Казан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ишегалдында 11 яшьлек ир баланы бәрдергән һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып киткән машина йөртүчене эзли. Бу хакта “Татар-информ”га шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

“Узган җомга көнне кичке сәгать дүртләр тирәсендә Коләхмәтов урамындагы 17/1 йорты ишегалдында 11 яшьлек ир баланы машина бәрдергән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып киткән”, - диделәр Казан Дәүләт автоинспекциясендә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә малайның аяк буыннары бәрелгән. Табиблар аны карагач, өенә кайтарып җибәргән.

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев