Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

1,5 мең сум өчен бер ир-ат анасының авызына аш серкәсе кислотасы салган

Ставрополь краенда 44 яшьлек ир-ат үз анасын вәхшиләрчә үтергән. Бу турыда прокуратурага сылтама белән "Комсомольская правда" хәбәр итте.

2021 елның 5 февралендә ир-ат исерек килеш анасының өенә килә. Ул карт хатыннан 1,5 мең сум акча алырга тели. Тик пенсионер хатынның акчасы булмый. Ярсынган улы анасын кыйный башлый, башына һәм аяк-кулларына күп тапкыр бәрә.

Әни кеше кыйнаудан котылу өчен, үзенең абыйсына шалтырата һәм 1,5 мең сум акча алып килергә сорый. Абый кеше акча алып килгән чакта, 44 яшьлек ир-ат анасының авызына көчләп аш серкәсе кислотасын сала һәм ялгызын гына калдырып чыгып китә.

«Җинаятьче ишегалдына чыга. Абый кеше килеп җитә. Анасын кыйнаган ир-ат аны өйгә кертми, акчаны капка аша гына бирергә куша. Аннары ул качып китә. Авызына аш серкәсе салынган әни кеше икенче көнне хастаханәдә вафат була. Ул организмның токсик агулануыннан үлә», диелә.

Табибларны мәрхүмәнең абыйсы чакырган. Хатын аңа шалтыратып әйтергә өлгергән. Хастаханә табиблары полициягә хәбәр иткән. Хәзер анасын үтергән ир-атка карата җинаять эшен тикшереп бетергәннәр. Суд аны 17 елга каты режимлы колониягә хөкем иткән, диелә хәбәрдә

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев