Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

22 яшьлек спортчы кызының үлемендә әнисе табибларны гаепли

Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсе рапирачы Татьяна Голосеева үлеменнән соң, кардиоүзәк табибларын тикшерә.

Рапирачы Татьяна Голосееваның әнисе Республика кардиоүзәге табибларын вазифаларына салкын карауда гаепли. Россия Тикшерү комитетының Башкортстандагы идарәсе хәбәр иткәнчә, ул 21 февральдә табибларны җинаять җаваплылыгына тартуны сорап мөрәҗәгать белдергән. Бу турыда "Башинформ" яза.

15 февральдә 22 яшьлек спортчыны, ишемия авыруында шикләнеп, хастаханәгә салганнар. Кичке алтылар тирәсендә кыз, коронография башкарганнан соң, үлгән.

“Хәзерге вакытта барысын да ачыклыйбыз. Барлык медицина документлары тикшерүгә алынды, суд-медицина тикшерүе билгеләнде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, процессуаль карар кабул ителәчәк”, - дип хәбәр итә Башкортстан буенча Тикшерү комитеты идарәсе.

Татьяна Голосеева 1995 елның 3 маенда Уфада туган. Спорт мастеры исеменә ия. Уфадагы рапиралы фехтование мәктәбен тәмамлаган.

Юниорлар арасында Дөнья кубогы “бронза” призеры (2013), юниорлар арасында Россия беренчелегендә көмеш медаль иясе (2015) һ.б. бик күп россиякүләм һәм дөньякүләм уңышлары бар.

Фото: Министерство молодежной политики и спорта РБ

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев