Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

23 миллион урлаган Хәйруллиннар - Казахстанда?

Хокук сакчылары 23 миллион сум урлап юкка чыккан Хәйруллиннарның эзенә һаман төшәлми әле.

Аптырагач, Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы аларның балаларын эзләү игълан иткән. Хәзер полиция хезмәткәрләре 12 яшьлек Регина белән 8 яшьлек Елена Хәйруллиналарны эзли.

Ике баласын алып, ир белән хатын 27 май иртәсендә юкка чыккан иде. Кайбер чыганаклар аларны күптән Русиядән чыгып китүен хәбәр итә. Хәйруллиннарның Казахстанга, я Украинага барып сыенуларны ихтимал.
Ни генә булмасын, аларны кемдер күрергә тиеш бит инде. Ләкин хәбәр итүче юк. Күпчелек халык аларның тотылмавын тели...

Фото: скриншот видео

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев