Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

37 яшьлек исерек ир ут ачты. Нәтиҗәдә — 2 үлем, 2 яралану, 2 тол хатын һәм 3 ятим бала

27 февральнең кичендә Казанда Авангардная урамында 37 яшьлек ир кеше салкын ут коралыннан ата башлады. Моның сәбәбе — хатыны белән килеп чыккан низаг.

Кичке сәгать 19:40 ату тавышлары турында полиция бүлегенә шул йортта яшәүчеләр хәбәр итә. Росгвардия һәм полиция хезмәткәрләре тарафыннан подъезд күзәтү астына алына. 

Вакыйга хатын-кызның абыйсы яши торган йортта бара. Хатын-кыз абыйсында үзенең иреннән кача. Ир кеше исерек хәлендә, хатынын эзләп килеп, абыйсының ут коралын ала.

Ир кеше коткару эшләре оперциясе вакытында үтерелде.

Вакыйга барышында участокның тәртип саклау хезмәткәре һәм йортта яшәүче ир-ат яраландылар. 

39 яшьлек Росгвардия ОМОН хезмәткәре, каты яраланып, больницада вафат булды. Аның хатыны тол, 3 баласы ятим калды.

https://16.мвд.рф/

Видео + комментарий: Максим Костромин - заместитель начальника пресс-службы МВД по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


В Казани завершена спецоперация, проведенная сотрудниками МВД по Республике Татарстан во взаимодействии с Росгвардией, по задержанию злоумышленника, открывшего стрельбу

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев