Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

700 мең бурыч өчен Лениногорскида туй кортежы автомобиленә арест салганнар

Бурычлының бурычларын түләү өчен 10 көне бар, шул вакытта түләнмәгәндә приставлар аның машинасын кредит оешмасына тапшырачак.

Лениногорскида 700 мең сумлык бурычы өчен приставлар туй кортежы автомобиленә арест салганнар. Бу хакта Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек буенча баш эксперт-белгече Лилия Хәлимова хәбәр итте.

«Лениногорск кешесе кредит буенча бурыч түләмәгән һәм банкларның берсе аны бурычны түләтү турында судка биргән. Тиешле башкарма кәгазь Лениногорск районы суд приставлары бүлегенә кергән, анда бурычлы кешегә карата башкару эше ачылган», – дип сөйләде Лилия Хәлимова.

Кредит оешмасының залогында түләмәүченең «Хендэ» машинасы була. Ул аны приставлардан яшергән, ләкин машина Никахлашу сарае капкасы янында табып алынган.

Пристав-башкаручы чит ил машинасын кулга ала. Хәзер бурычлының бурычларын түләү өчен 10 көне бар. Түләнмәгән очракта машина кредит оешмаларына тапшырылачак.

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X