Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Табибны бала үлеме өчен хөкем итәчәкләр

Әлки районында һөнәри вәкаләтләрен тиешенчә үтәмәве аркасында пациент үлеменә китерүдә гаепләнүче хатын-кыз табиб суд каршында җавап тотачак.

Әлки районы прокуратурасы акушер-гинекологка карата җинаять эше буенча гаепләүне раслаган. Ул Россия Федерациясе Җинаять кодексының 109 нчы маддәсенең 2 нче часте (һөнәри вазифаларын тиешенчә үтәмәү нәтиҗәсендә саксызлык аркасында үлемгә китерү) буенча җинаять кылуда шикләнелә. Бу хакта Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерү версиясе буенча, 2017 елның 12 ноябрендә 53 яшьлек акушер-гинеколог, йөкле ханымны караган вакытта “баланың ана карынында гипоксиясе” диагнозын куймый һәм кесарев кисеме белән бала таптыру турында карар кабул итми.

Шул ук кичне пациентка малай таба, әмма берничә сәгатьтән, реанимация чараларын уздыруга карамастан, көчле гипоксиядән бала үлә. Тикшерү табибның һөнәри вәкаләтләрен тиешенчә үтәмәве нәтиҗәсендә шулай килеп чыккан дип фаразлый. Ханым үз гаебен тулысынча таныган. Җинаять эше Әлки районы судына җибәрелгән.

Фото: https://pixabay.com | sasint

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X