Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Алабугада янгын тугыз корылмага таралган

Ут бер корылмадан икенчесенә күчә барган.

Шаһитлар кичә, 27 майда, Алабугада булган көчле янгынны видеога төшергән. Зур Покровская урамында сарайлар янган. Бердәм экстрен номерына янгын турындагы хәбәр 14 сәгать 32 минутта алынган.

Янгын мәйданы 250 квадрат метрны тәшкил иткән.

Биредә корылмалар тыгыз урнашу сәбәпле, хәл тагын да катлауланган. Моннан тыш, бу көнне көчле җил дә булган. Нәтиҗәдә, тугыз корылма: мунчалар, сарайлар, гаражлар һәм склад янган.

“Ике мунча, өч сарай, гаражлар өстендәге корылма һәм остаханә янкормасы янды. Ун квадрат метр ераклыкта булган өйгә ут кабу куркынычы янады”, - дип хәбәр иттеләр Алабуга районы буенча күзәтчелек бүлегендә.

Ут бер корылмадан икенчесенә күчә барган. Янгынны бер сәгать эчендә сүндерә алганнар. Зыян күрүчеләр юк. Килгән зыян һәм янгын чыгу сәбәбе ачыклана.

Фото: скриншот с видео

http://www.tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Алабугада янгын тугыз корылмага таралган

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев