Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Алабуганың «Кастамону» заводында улының үлем хәбәрен ишеткәч, әтисенең дә йөрәге туктаган

Фаҗигале рәвештә гомере өзелгән ир-ат Удмуртиянең Грахово район үзәгендә яшәгән, аның хатыны да, балалары да булмаган.

Алабуганың «Кастамону Вуд Индастри» компаниясе заводында эшләгән 38 яшьлек улының фаҗигале төстә гомере өзелүе турындагы хәбәрне ишеткәннән соң, әтисенең дә йөрәге тибүдән туктаган. Бу хакта бүген заводта һәлак булган эшченең бер танышы хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, әлеге хәбәрне ишеткәннән соң ир-атның кинәт хәле начарайган һәм ул мәңгегә күзләрен йомган.

Фаҗигале рәвештә гомере өзелгән ир-ат Удмуртиянең Грахово район үзәгендә яшәгән, аның хатыны да, балалары да булмаган. «Кастамону» компаниясеннән хәбәр итүләренчә, ул предприятиедә нибары өч ай эшләгән. Ир-ат продукция сыйфаты һәм технологик процесс контролеры булган. Фирма җитәкчелеге әлеге хәлнең нечкәлекләрен тикшергәннән соң бу хакта тулырак мәгълүмат бирергә ышандырды.

Фото: www.pixabay.com | geralt

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев