Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Арча районының Кәче авылы янындагы юл өстендә су биеклеге 10 см тәшкил итә

Түбән Кама ГЭСының түбән бьефында су берьюлы 14 сантиметрга төште һәм 52,72 метр билгесендә тукталды.

Татарстанның Арча районы Кәче авылы янындагы грунт юлы әле дә су астында кала. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кәче авылына алып баручы юл өстендә су биеклеге 10 сантиметрны тәшкил итә», - дип сөйләделәр Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Куйбышев сусаклагычында су биеклеге төшүен дәвам итә. Биредә су берьюлы 6 сантиметрга кимеде һәм 51,36 метр билгесендә туктады.

Чаллы шәһәре янындагы Түбән Кама сусаклагычында су биеклеге 1 сантиметрга артты һәм 63,26 метр билгесендә тора.

Түбән Кама ГЭСының түбән бьефында су берьюлы 14 сантиметрга төште һәм 52,72 метр билгесендә тукталды.
 

Фото: https://pixabay.com | RonaldPlett

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев