Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Авыруны трактор чүмечендә илтү очрагы хакында Сәламәтлек саклау министрлыгы нинди аңлатма биргән?

Өлкән яшьтәге хатын-кыз яшәгән йортка бара торган юлга кар тулган һәм ашыгыч ярдәм машинасы керә алмаган.

Апас районы Биябаш авылында өлкән яшьтәге хатын-кызны өеннән ашыгыч ярдәм машинасына кадәр трактор чүмеченә утыртып алып барганнар. Бу турыда мәгълүматны «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә расладылар һәм вакыйгага аңлатма бирделәр.

Авыру хатынның хәле авыр булганга, фельдшер аны ашыгыч ярдәм автомобиленә кадәр җәяү җибәрергә курыккан. Шуңа күрә авыруны трактор чүмеченә утыртып алып барганнар.

66 яшьлек хатын-кыз Биябаш авылы читендәге йортта яши. Кар күп яуган һәм юлны тутырган. Шунлыктан ашыгыч ярдәм автомобиле өйдән йөз метр читтә туктарга мәҗбүр булган.

«Дүшәмбе иртәсендә бу хатында гипертоник криз була, хроник авырулары кискенләшә. Фельдшерлар юлда кар чистартып йөри торган тракторчыга мөрәҗәгать итә. Аннан авыру хатын-кызны ашыгыч ярдәм автомобиленә илтешүне сорыйлар», – дип аңлаттылар Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Хәзерге вакытта авыру хатын-кыз терапия бүлегенә урнаштырылган. «Аның сәламәтлек торышы тотрыклы», – диделәр министрлыкта. 

Бу хәлне сурәтләгән фотолар социаль челтәрләрдә таралган иде. 

Фото: соцсети
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев