Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Азнакай районында юл кырыена төшеп киткән “Лада” пассажиры үлгән

Һәлакәт шимбә, 22 сентябрьдә, төнлә булган.

Татарстанның Азнакай районында юлдан чыгып очкан «Лада» пассажиры үлгән. Бу турыда «Татар-информ»га үз чыганаклары хәбәр итте.

Һәлакәт шимбә, 22 сентябрьдә, төнлә Уразай авылы янында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, «Лада Гранта» машинасында баручы 23 яшьлек егет зур тизлек белән хәрәкәт итү сәбәпле, машина белән идарә алмаган һәм юл кырыена төшеп киткән. Машина берничә тапкыр капланган.

Һәлакәт аркасында җиңел машинаның 22 яшьлек пассажиры авыр тән җәрәхәтләре алган һәм һәлакәт урынында үлгән. «Лада» йөртүчесен төрле имгәнүләр белән Әлмәт Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X