Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Балык Бистәсе районында буа корылмасы тирәсендә су арту күренеше ВИДЕО

Су басу Күгәрчен авылының 1300дән артык кешесенә зыян салырга мумкин.

Балык Бистәсе районында буа корылмасы тирәсендә су арту күренеше видеосы барлыкка килде. Плотина су астында калган очракта, Күгәрчен авылына су басу куркынычы яный. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Алдан “Татар-информ” Түбән Тимерлек авылы кырыендагы плотина торбасы янындагы җирнең юылып ашалганлыгын, буа корылмасы аркылы җирле юл узуын хәбәр иткән иде.

Гидротехник корылма ишелү куркынычын булдырмас өчен, биредә йөк транспорты хәрәкәте вакытлыча чикләнгән. Әгәр дә су авыл ягына китә калса, 1300дән артык кеше яшәгән авылга су басу куркынычы яный.

 

Фото: mchs.tatarstan.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев