Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Балык Бистәсендәге Күгәрчен авылын су басу куркынычы яный

Су басу авылның 1300дән артык кешесенә зыян салырга мөмкин.

Балык Бистәсендәге Күгәрчен авылына су басу куркынычы яный. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген көндез мониторинг вакытында буадагы торба янында җирнең юылып ашалганлыгы ачыкланган. Биредән Түбән Тимерлек авылына җирле юл уза. 
Балык Бистәсе янгын-коткару гарнизоны оператив төркеме әлеге районда буаның төзек калуына шик белдергән.

Буа ерылу куркынычын булдырмас өчен, биредә йөк транспорты хәрәкәте вакытлыча чикләнгән. Урында полицейскйлар кизү тора, ә белгечләр тиешле чаралар күрү белән мәшгуль.

Түбән Тимерлек авылында куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен җирле юл-патруль отряды һәм янгынга каршы хезмәт посты эшли.

Буа китә калса, түбәндәрәк утырган Күгәрчен авылын су басу куркынычы зур. Авылда 1300дән артык кеше яши.

Биредә эшләрне башкару һәм буа киткән очракта килгән зыянны бетерү өчен, 656 кешедән команда һәм 119 техника берәмлеге әзерләнгән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе авыл халкына алдан ук документларын һәм кирәк-яракны әзерләп куярга, базлардан азык-төлекне чыгарып, югарырак урынга куярга, терлек-туарны куркынычсыз урынга урнаштырырга киңәш итә. 

Фото: mchs.tatarstan.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев