Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Бари Алибасов торба чистартучы сыекча эчеп, реанимациягә эләккән

Продюсер Бари Алибасов авыр хәлдә Склифосовский исемендәге ашыгыч ярдәм хастаханәсенең реанимациясендә ята. Табиплар аның хәлен авыр дип бәяли.

Бу хакта табипларга слытанып ТАСС хәбәр итә.

Кичә Бари Алибасов су дип белеп, канализация торбаларын чистартучы сыекча эчкән. Аның ашказаны, тын юллары пешкән диелә. Кайбер басмалар пыяла чистартучы сыекча эчкән дип тә яза.

Бари Алибасов - музыкант, композитор, музыкаль продюсер, Русиянең атказанган артисты. Аңа 71 яшь. Алибасов "Интеграл" һәм "На-На" төркемнәрен чыгарган иде. Күптән түгел ул Лидия Федосеева-Шукшинага өйләнде.

Фото: скриншот инстаграм

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев