Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Башкортстанда кунакханә хезмәткәре Кукмара кешесенең акчасын урлаган

Кукмара спортчысы балаларны Абзаково авылына ярышка алып килгән булган.

Башкортстан кунакханәсе хезмәткәре Татарстан кешесен талаган, дип хәбәр итә ToDay News Ufa.

Кукмара тренеры балалар спорт мәктәбенә йөрүче балалар белән Абзаково авылына ярышларга килгән булган. Кунакханәдә яшәгәндә, бер көнне ир-ат акча янчыгыннан ун мең сум акчасы юкка чыгуын күргән һәм полициягә гариза язган.

Хокук саклаучылар акча урлауда кунакханә хезмәткәренең катнашы барлыгын ачыклаган. Алар биредә эшләүче 34 яшьлек Белорецк районы хатын-кызын тоткарлаган. Ул бүлмәне җыештырган вакытта спортчының акча янчыгыннан ике биш меңлекне алуын таныган.

Әлеге факт буенча “Урлау” маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев