Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Бер фатир өчен...

Ростов өлкәсенең Тикшерү комитеты өч кеше үтерү эшен тикшерә. Вәхшиләрчә үтерүдә 71 яшьлек пенсионер ханым гаепләнә: тикшерү версиясе буенча, хәтта 8 яшьлек оныгын кызганмыйча, ул туганнарын теге дөньяга озаткан

Үтерелгәннәрнең җәсәдләрен Дондагы Ростовның Көнбатыш районындагы фатирда тапканнар: алар арасында – 1937 елгы ир, 1982 елгы хатын-кыз һәм аның 2010 елгы малае. Үтерүче корбаннары белән еш кына үзара талашып һәм гаугалашып бер фатирда көн күргәннәр. Соңгы талаш 3 үлем белән тәмамланган. Кайчандыр бу фатирны ипотекага сатып алганнар. Ипотека кредитының бер өлешен – яшьләр, икенче өлешен пенсионерлар түләп килгән. Әмма вакыт үтү белән яшьләр аерылышкан. Пенсионерларның малае киткән, ә аның элекке хатыны белән баласы фатирда яшәп калган. Каенана белән килен арасында еш кына конфликтлар булган, хатыннар даими рәвештә фатир өчен өзешкәннәр, акча бүлешкәннәр. Шундый талашларның берсендә каенана балтага үрелә. Канкоештан соң әби үзенә кул салмакчы була, ә сорау алуда әлеге үтерүләрдә мәрхүм киленен гаепләп маташа. Ләкин тикшерүчеләр аңа ышанмый. “Үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото:архив/Николай Александров/Татар-информ

http://omet-rb.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X