Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Бер куллы таксист ике үлемгә гаепле

Бер кул белән машинага идарә итеп, җитмәсә, таксист булып эшләп буламы?

 Башкортстанда ике кешенең гомерен өзгән авария булган. Фаҗига Магнитогорск - Ира автоюлының 104нче чакрымында теркәлгән. Башлангыч мәгълүмат буенча, Хәсән авылыннан Сибай юлына чыккан 36 яшьлек "Chevrolet Cobalt" шоферы идарәне югалта һәм автомобиль юл читенә чыгып оча. Машина йөртүче һәм 28 яшьлек пассажир хатын алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгәннәр.

Хәзерге вакытта юл полициясе һәлакәтнең сәбәпләрен һәм хәл-шартларын ачыклый. Машина йөртүченең дә, пассажирның да хәвефсезлек каешларын эләктермәүләре билгеле инде, бу, һичшиксез, травмаларның авырлыгына йогынты ясагандыр. Моннан тыш, дәүләт автоинспекторлары машина йөртүченең быел гына да тизлекне арттырган өчен 11 тапкыр штрафка тарттырылуын ачыклаган.

Өстәвенә, таксистның бер кулы булмаган. Ул аны баштарак бер авариядә өздергән, диләр.

Әлеге таксины чакырткан хатынның кечкенә ике баласы калган. Аның туганнары бер куллы таксистка эшләргә рөхсәт биргән хезмәтләрне сүгә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев