Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Бөгелмә районында автобус белән бәрелешү һәлакәтендә өч кеше зыян күргән

Юл-транспорт һәлакәте Казан – Оренбург трассасының 298нче километрында булган.

Татарстанда Бөгелмә районында автобус һәм җиңел машина бәрелешеп, өч кеше зыян күргән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ачыкланганча, ун пассажиры булган “Уфа – Казан” рейс автобусы каршы як полосага чыгып, “Джили” җиңел машинасына килеп бәрелгән. Җиңел машинаның йөртүчесе һәм ике пассажиры зыян күргән.

Юл-транспорт һәлакәте сәбәбе булып, автобус тормозы ватылу дип табылган.

Фото: соцсети

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев