Бөгелмә районында чыккан янгында 83 яшьлек ир-атның гомере өзелгән
Урманасты бистәсенең Новая урамында урнашкан 3-1нче йортта зал бүлмәсендә йорт җиһазларына ут каба.
Бөгелмә районының Урманасты бистәсендәге бер шәхси йортта чыккан янгында 83 яшьлек ир-атның гомере өзелгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Бистәнең Новая урамында урнашкан 3-1нче йортта зал бүлмәсендә йорт җиһазларына ут каба. Хәзерге вакытта янгынның сәбәпләрен ачыклыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев