Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Бөгелмәдә кинолог булып эшләүче стажер егет яна торган өйдә калган кешене алып чыккан

Хәзер ир-атның гомеренә куркыныч янамый.

Бөгелмәдә полицейский-кинолог булып эшләүче стажер егет янгын вакытында бер кешене коткарган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең матбугат хезмәтендә әбәр иттеләр.

4 гыйнварда Бөгелмә районында полицейский-кинолог булып эшләүче стажер Игорь Малыхин Җиңү авылында тәүлеклек дежур торганнан соң, кайтып бара. Шул чакта ул Колхоз урамындагы шәхси йорт тәрәзәсеннән төтен чыкканын күрә. Ул йорт янына бара һәм ярдәм сорап кычкырган тавыш ишетә.

Йорттан куе төтен чыгуы һәм түбәсе януга карамастан, полицейский йортка керә һәм ярдәм көткән ир-атны абайлап ала. Стажер аны ут капкан йорттан чыгара һәм экстрен хезмәтләр чакырта.

Полицейскиның вакытлы һәм профессиональ ярдәме аркасында фаҗига булмый калган. Хәзер ир-атның гомеренә куркыныч янамый.

Фото: Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев