Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Биектау районында биш машина катнашындагы авария урыныннан фото һәм видео пәйда булды

Казан – Малмыж трассасының 23нче чакрымында булган юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелә.

Биектау районында биш машина катнашындагы авария урыныннан фотолар һәм видео пәйда булды, дип хәбәр итә «Высокогорские вести».

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Казан – Малмыж трассасының 23нче чакрымында «Лада Приора», «Ниссан Кашкай», «Хендэ Солярис» һәм ике 14нче модель «Лада» автомобильләре бәрелешә. Авария аркасында, «Приора» автомобилен идарә иткән 49 яшьлек хатын-кыз, шулай ук аның 36 яшьлек пассажиры алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак була. «Хендэ» автомобиленең шоферын һәм ике пассажирын хастаханәгә озаталар. 

 

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X