Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

«Бигеш» аэропортына утырганда «Победа» авиакомпаниясе самолетына кош бәрелгән

Пассажирларны Сочига резерв рейс белән озаттылар.

«Победа» авиакомпаниясенең Сочи – Түбән Кама рейсы самолеты «Бигеш»кә утырган вакытта кош белән бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ»га аэропортның матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Якшәмбе көнне, 15 сентябрьдә, Сочи – Түбән Кама рейсы вакытында «Победа» авиакомпаниясенең һава судносына кош бәрелеп китте. «Бигеш» аэропортына утырту штат режимында узды», - диделәр аэропорт матбугат хезмәтендә.

«Внуково»дан лайнерны карау өчен компания белгечләре җибәрелде. Самолетта төзексезлек табылмады. Шуннан соң һава судносына база аэропортына очуга рөхсәт алынды.

Пассажирларны Сочига резерв рейсы белән озаттылар.

Фото: архив/Михаил Захаров

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев