Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Буа районында Зөя елгасы аша салынган күперне су баскан

Кильдураз һәм Бәбки авылларына су басу куркынычы янамый.

Буа районында Зөя елгасы аша салынган күперне өлешчә су баскан, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, Кильдураз һәм Бәбки авыллары арасындагы күпер эрегән кар сулары агып китсен өчен тәбәнәк итеп төзелгән. Якын-тирәдәге торак пунктларга су басу куркынычы янамый.

Күпер аша транспорт хәрәкәте ябылуга бәйле рәвештә, Тәтеш районының Тоншерма авылы аша әйләнгеч юл оештырылган. Авыл территориясендә Кыят авылыннан ирекле янгын отряды хезмәткәрләре кизү тора.

Фото: 16.mchs.gov.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев