Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Буран аркасында Казанда километрларга сузылган «бөке»ләр барлыкка килде

Шәһәр үзәгендә, шулай ук Казанның Идел буе һәм Яңа Савин районнарында машиналар хәрәкәте кыенлашкан.

Буран аркасында Казанда километрларга сузылган «бөке»ләр барлыкка килде. «Яндекс-пробки» порталы мәгълүматлары буенча, иртәнге сәгатьләрдә шәһәрдә тугыз баллы «бөке»ләр күзәтелде.

Машина йөртүчеләргә Сәет-Галиев, Ершов һәм Пушкин урамнарында ташбака тизлегендә хәрәкәт итәргә туры килә.

Патрис Лумумба урамы белән Альберт Камалиев проспекты чатында да машиналар тыгылган.

Шулай ук Җиңү проспекты һәм Даурия урамында да автотранспорт кыенлык белән хәрәкәт итә. Көчле буран аркасында юлларда бозлавык һәм кар көртләре хасил булган, бу исә аварияләрнең саны тагын да артуга китерә. 

Фото: яндекс пробки

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев