Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Бәйрәмнәр хәвеф-хәтәрсез үтсен!

Сабантуйлар якынлаша. Ел буе көтеп алынган бәйрәм күңелле, хәвеф-хәтәрсез узсын дисәк янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк, – ди Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Айнур Галимуллин.

  Сабантуйлар якынлаша. Ел буе көтеп алынган бәйрәм күңелле, хәвеф-хәтәрсез узсын дисәк янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк, – ди Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Айнур Галимуллин.  – Бәйрәмгә  гадәттә күп санда кунаклар кайта, мунчалар ягыла. Монда уяулыкны бермә-бер арттыру сорала. Мунча мичләрен каты кыздырмаска, караучысыз калдырмаска, бигрәк тә бу эшне балаларга йөкләмәскә кирәк. Шулай ук урманнар белән якын булмаган торак пунктларда,   утка чыдам мангалларда гына ризык пешерергә рөхсәт ителә. Ризык пешерү җайланмасы  корылмалардан 5 метр ераклыкта булырга тиеш. Мангал янәшәсендә 2 метр тирәлектә коры чирәм, янып китүчән әйберләр булмавы шарт. Учак сүнгәнче  кизү торырга, аннары аңа туфрак яки су сибү таләп ителә. Гомумән, сак булырга, табигатькә чыгып учак якмаска киңәш ителә. Шушы кагыйдәләрне бозучыларга җәзаларның катгыйлануын искә төшерәбез.  2022 елның 8 июненнән Административ хокук бозулар турында кодексның 8.32 һәм 20.4 маддәләренә үзгәрешләр кертелде. Административ кодекста урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен яңа җәза чаралары язылган. Гражданнар өчен җаваплылык ун тапкыр арта. Элек штраф 1500 сумнан 3000 сумга кадәр булса, хәзер -15000 сумнан 30000 сумга кадәр. Вазифаи затлар өчен 30 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф каралган (элек 10000-20000 сум иде). Юридик затлар өчен штрафлар ике тапкыр арта – 100 меңнән 400 меңгә кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев