Чаллыда бертуган хатын-кызларның мумияләре табылган
Шаккаткыч хәлләр
Атна башында Яр Чаллының 27 нче комплексында тугыз катлы ике бүлмәле фатирда өлкән яшьтәге хатын-кызларның мумия рәвешенә кергән калдыкларын тапканнар. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә. Болар бертуганнар -78 яшьлек Ольга Сергеевна һәм 74 яшьлек Татьяна Сергеевна булып чыккан. Мәетләрнең берсе ванна бүлмәсендә, икенчесе үз караватында табылган. Күргәннәрдән хәтта тәҗрибәле тикшерүчеләрнең дә чәчәләре үрә торган. “Чаллы хәбәрләре” газетасы әлеге яңалыкны укучыларга ирештергәннән соң редакциягә “Этюд" спорт мәктәбе хезмәткәрләре мөрәҗәгать иткән. Алар үлгән хатын-кызларның берсенең үзләрендә эшләп киткән хезмәткәр булуын әйткәннәр. «Ольга Сергеевна бездә укыту-тәрбия эшләре буенча завуч булып эшләде, - дип уртаклашты учреждение директоры Константин Деняпкин. - Үз вакытында ул Омскида физкультура институтын тәмамлады һәм Чаллыга килде, төрле оешмаларда эшләде, ә безгә 1995 елда яңа ставкага килде. Һәм, барысын да нульдән башлап, үз эшен бик яхшы җайга салды. 2004 елда 59 яшендә лаеклы ялга китте. Әмма лаеклы ялга чыккач, ул безнең барыбыздан да читләште, бикләнеп яшәде. Без аны корпоратив кичәләребезгә һәм очрашуларыбызга чакыра идек, ләкин ул бервакытта да килмәде. Аннары бөтенләй телефон трубкасын алудан туктады”,- ди җитәкче.
Мәетләргә ничек тап булалар? Үлгән ханымнарның бер якын туганы полициягә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Элегрәк ул апалары белән ачуланышкан була һәм араларны җайга салырга карар кыла. Әмма телефон аша шалтыратуларына җавап бирүче генә булмый. Полициягә хәбәр иткәч кенә кискен чаралар күрелә һәм бәхетсезләрнең үле гәүдәләренә тап булалар.
Судмедэкспертлар мәгълүматлары буенча, гәүдәләрдә криминал эзләре юк, ә хатын-кызлар якынча бер ел элек вафат булган. Үлемгә нәрсә сәбәп булган? Аларның кайсысы иртәрәк киткән? Бу сораулар әлегә җавапсыз кала… Аның каравы торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре фатир өчен түләүгә квитанцияләр җибәрүне дәвам итә. Бурычлары инде 157 мең сумнан артып киткән. Пенсия акчаларын түләүгә килгәндә, безгә: «Әгәр кеше пенсия алмаса, ул кире СФРГА кайта, 6 айдан соң түләү туктатыла», - дип хәбәр иттеләр. Хәзерге вакытта тикшерү эше алып барыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев