Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Чабаксарда троллейбус белән авариядә 26 кеше имгәнгән

Троллейбус йөртүчесенең аягын көзән җыерган һәм ул идарә итә алмаган.

Чабаксар шәһәрендә троллейбус баганага бәрелгән, 26 кеше зыян күргән. Бу турыда Чувашстан Республикасы башлыгы администрациясе матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. 

Юл-транспорт һәлакәте Трактор төзүчеләр проспектында булган. ЮХИДИнең төбәк идарәсе мәгълүматлары буенча, троллейбус йөртүчесенең аягын көзән җыерган һәм ул идарә итә алмаган.

Зыян күрүчеләрне, шул исәптән җиде балигъ булмаган баланы хастаханәгә озатканнар. Алар җиңелчә имгәнгән.

Авария урынында тугыз ашыгыч ярдәм бригадасы һәм психологлар эшли.

Фото: У МЧС РФ по Чувашской Республике

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев