Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Чаллы кешесе гаражында мәет тапкан

43 яшьлек ир-ат мәете ябык гаражда тәүлектән артык яткан булган.

Чаллы кешесе үз гаражында мәет тапкан, дип хәбәр итә “Челнинские известия” газетасы.

Кичә 35 яшьлек Чаллы кешесе гаражына барган һәм мәеткә юлыккан. Көч кулланып үтерү билгеләре булмаган таныш түгел ир-ат мәете идәндә яткан. Хуҗа шунда ук полициягә шалтыраткан.

Гадәттән тыш хәл урынына килгән полицейскийлар үлгән кеше кесәсеннән күрше республикада яшәгән 43 яшьлек ир-ат исеменә документ табып алган.

Мәетне судмедэкспертларга озатканнар. Алар ир-атның бер тәүлек чамасы элек үлгәнлеген ачыклаган. Үлем сәбәбе әлегә билгесез.

Фото: https://pixabay.com | StockSnap

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев