Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Чаллыда автоинспекторлар хатын-кыз таксистка һөҗүм итүчене тоткарлаган

21 яшьлек егеткә карата «Талау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Чаллыда автоинспекторлар хатын-кыз таксистка һөҗүм итүчене тоткарлаган. Бу хакта «Татар-информ»га республика автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

«Чаллы полициясенә такси йөртүче 41 яшьлек хатын-кыздан мөрәҗәгать керде. Ул үзенә бер клиентның берсе һөҗүм итүе турында сөйләде», - диделәр ЮХИДИдә.

Хатын-кыз сүзләренчә, клиент автомобильгә утыргач, ул пычак алган һәм аңа үтерү белән яный башлаган. Автоледи югалып калмыйча, машинадан чыгып, җинаятьчене автомобиль эчендә бикләп калдырган.

Күпмедер вакыттан соң урынга ЮХИДИ инспекторлары килеп, һөҗүмчене тоткарлыйлар. Ул республиканың Минзәлә районында яшәүче, эшләмәүче 21 яшьлек кешесе булып чыга. Тикшерү вакытында аның явыз ният кылырга җыенган җинаять коралы табылган.

Тоткарланган кешегә карата «Талау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек Чаллыда шаһитлар ир-атның такси йөртүче хатын-кызга пычак белән һөҗүм итүен видеога төшергән, дип хәбәр иткән иде.
 

Фото: соцсети

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев