Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Чаллыда чана шуганда кыз баланың сәламәтлегенә җитди зыян килгән

Гадәттән тыш хәл ГЭС бистәсендәге Тукай яр буенда күпердә булган.

Чаллыда кыз бала чанада шуганда кабыргаларын сындырган һәм башын бәреп, аңын югалткан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Гадәттән тыш хәл ГЭС бистәсендәге Тукай яр буенда күпердә булган. Бу хәлнең шаһитлары ашыгыч хезмәтләрне чакырту 112 бердәм номерына шалтыратып, кыз баланың чанада шуганда башын бәреп, көчле кан китүен, ул аңын югалтуын җиткерә. Кызның әти-әниләре янәшәдә булмаган.

Урынга 6 нчы зона-коткару отряды хезмәткәрләре килгән, кыз баланы ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләренә тапшырганнар. Табиблар шулай ук кызның кабыргалары сынганлыгын да җиткергән.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев